Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Исерек һәм таныклык булмаган килеш юл һәлакәте ясаганнар

Төнге рейдта ЮХИДИ хезмәткәрләре Аксубайда исерек килеш машина йөртүче ике кешене тоткарлыйлар. Аларның икесе дә машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән була. 24 яшьлек "тугызлы" машинасы хуҗасы Шоссе урамында "Volvo" автомашинасын бәрдерә. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән, ә бит бу урамда кич белән халык күпләп йөри - балалар һәм яшүсмерләр, гаиләләр...

Төнге рейдта ЮХИДИ хезмәткәрләре Аксубайда исерек килеш машина йөртүче ике кешене тоткарлыйлар.


Аларның икесе дә машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән була.

24 яшьлек "тугызлы" машинасы хуҗасы Шоссе урамында "Volvo" автомашинасын бәрдерә. Бәхеткә, беркем дә зыян күрмәгән, ә бит бу урамда кич белән халык күпләп йөри - балалар һәм яшүсмерләр, гаиләләр - спорт комплексыннан һәм бассейннан спорт күнегүләреннән, балалар бакчадан кайта.

Юл һәлакәте очрагын теркәгәннән соң ук юл-патруль хезмәте экипажы Октябрь урамына юл ала. Монда тагын бер 34 яшьлек иномарка йөртүче исерек адәм тоткарлана.

-Ике очракта да җинаять билгеләре карала һәм аларга җазаны суд чыгарачак. Әлеге фактлар буенча материаллар тикшерү органнарына тапшырылачак, - дип әйтте Аксубай ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Нияз Гималтдинов. - 1 июльдән руль артына кабат исерек килеш утырган яки медицина тикшерүе узудан кабат баш тарткан машина йөртүчеләр җинаять җаваплылыгына тартыла. Әгәр кагыйдә бозучы беренче тапкыр хокук бозган өчен машина йөртү таныклыгын кире кайтарганнан соң бер ел дәвамында кабат эләгә икән, аңа карата әлеге җәза кулланылачак. Табигый ки, автомобильгә исерек килеш идарә иткән өчен мәхрүм ителгән таныклык кире кайтарылмаган һәм икенче тапкыр тотка рланган кешегә карата да җинаять җаваплылыгы каралган.

Фото rusdtp.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев