Аксубаево
  • Рус Тат
  • Гомер бәһасез

    Казанда «Хонда» автомобиле шоферы юлны аркылы чыгучы 2003 елда туган оныгын иярткән 1939 елгы әбине бәрдерә. Җәяүлеләрне бәрдерүдән, уң яктан юл уңаена хәрәкәт итүче «Ауди» автомашинасына килеп төртелә. Әби белән кызчык алган җәрәхәтләрдән урында ук җан бирәләр. Алдан алынган мәгълүматларга караганда, монда җәяүлеләрнең дә, «Хонда» автомобиле шоферының да гаебе исәпкә...

    Казанда «Хонда» автомобиле шоферы юлны аркылы чыгучы 2003 елда туган оныгын иярткән 1939 елгы әбине бәрдерә.


    Җәяүлеләрне бәрдерүдән, уң яктан юл уңаена хәрәкәт итүче «Ауди» автомашинасына килеп төртелә. Әби белән кызчык алган җәрәхәтләрдән урында ук җан бирәләр. Алдан алынган мәгълүматларга караганда, монда җәяүлеләрнең дә, «Хонда» автомобиле шоферының да гаебе исәпкә алына, шофер исә имин хәрәкәт итү тизлеген сайлап ала алмаган.
    Үткән ел Татарстан территориясендә 1928 җәяүлене таптату очрагы булган, анда 229 кеше һәлак булган һәм 1785 кеше имгәнү алган. 320 очрак балалар катнашында булган: 11 бала һәлак булган, 316сы төрле имгәнү алган.
    Дәүләт автоинспекциясе шоферларга барлык юл хәрәкәте кагыйдәләрен, бигрәк тә тизлек режимын кискен үтәргә һәм шулай ук белем бирү учреждениеләре, җәмәгать транспорты тукталышлары, сәүдә-күңел ачу комплекслары тирәсендә үтә уяу булырга кирәклеге турында искәртә.
    Ә җәяүлеләргә исә, үз чиратында, юл аркылы чыкканда бары тик җәяүлеләр үтеп йөрү өчен билгеләнгән урыннан гына хәрәкәт итәргә тиешләр, ә андый урыннар юк икән тротуарлар яки юл чите линияләре буенча гына хәрәкәтләнергә.
    Күз күреме зонасында юлны аркылы чыгу яки юл чаты булмаган очракта юлны бүлгеч поласа һәм киртәләр булмаган участокка таба үтеп чыгарга кирәк.
    Юл аша чыкканда куркыныч янамасын өчен транспорт чараларының ераклыгына, аларның тизлегенә игътибар итәргә, җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыны булмаганда, җәяүлеләр автомашиналар хәрәкәте өчен тоткарлыклар тудырмаска, күз күремен чикләгән туктап торган автомашина яки башка киртәләр артыннан кинәт юлга чыкмаска кирәк.
    Үзегезнең һәм якыннарыгызның гомерен куркыныч астына куймагыз-Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: