Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл, иминлек, инспектор

Ерактан ук күренеп тор

Көннәр кыскарган саен, җәяүлеләр катнашындагы юл һәлакәтләре ешрак очрый. Татарстанда бер көндә генә дә ике җәяүленең гомере өзелгән - Лениногорск һәм Лаеш районнарында. Бөгелмә-Лениногорск юлының 16 нчы чакрымында 1987 елда туган ГАЗ-3192 автомобиле йөртүчесе, 05 сәгать 20 минутта, билгеле мәгълүматларга караганда, киемендә яктылыкны кире кайтаргыч элементлар булмаган килеш юлны тиешле...

Көннәр кыскарган саен, җәяүлеләр катнашындагы юл һәлакәтләре ешрак очрый.


Татарстанда бер көндә генә дә ике җәяүленең гомере өзелгән - Лениногорск һәм Лаеш районнарында.

Бөгелмә-Лениногорск юлының 16 нчы чакрымында 1987 елда туган ГАЗ-3192 автомобиле йөртүчесе, 05 сәгать 20 минутта, билгеле мәгълүматларга караганда, киемендә яктылыкны кире кайтаргыч элементлар булмаган килеш юлны тиешле булмаган урыннан кичкән 36 яшьлек гражданинны бәрдерә. Алган имгәнүләрдән җәяүле шунда ук җан-тәслим кыла. Шул ук көнне, 17 сәгать 05 минутта, Яшел Үзән районында, 1989 елда туган ВАЗ-2114 автомобиль йөртүчесе, юлның үтеп йөрү өлешеннән шул ук юнәлештә хәрәкәт итүче, киемендә яктылыкны кире кайтаргыч элементлар булмаган килеш хәрәкәт иткән 1978 елда туган гражданинны бәрдерә.

Быелның 10 аенда Татарстанда җәяүлеләрне бәрдерүнең 1300 очрагы теркәлгән, 132 кешенең гомере өзелгән, 1221 җәяүле имгәнгән.

-Көзге айларда, транспорт һәм җәяүлеләрнең хәрәкәте арту һәм көннәр кыскару сәбәпле, җәяүлеләр катнашындагы юл һәлакәтләре арта, - дип сөйли районның баш дәүләт автоинспекторы Нияз Гыймалтдинов. - 1 июльдән, кешеләргә караңгы төшкәч, торак пунктлар чикләрендә киемнәрендә яктылыкны кире кайтаргыч элементлар булмаган килеш юлда йөрү тыелуы турында канун кабул ителде. Исегездә тотыгыз, автомобиль фарасы якыннан яктыртканда, машина йөртүче җәяүлене илле метр арадан гына күрә ала. Әгәр инде киемдә яктылыкны кире кайтаргыч элементлар булса - ике йөз метрдан ук. Автомобиль фарасы ерактан яктыртканда - чагыштырмача йөз һәм өч йөз илле метрга кадәр. Статистика буенча, яктылыкны кире кайтаргыч элементлар куллану җәяүлеләрне бәрдерү очракларын 65 процентка киметә.

Фото shim-school4.ucoz.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев