Аксубаево
  • Рус Тат
  • Бала – төп пассажир

    Күрелгән чараларга карамастан, Татарстанда балаларның юлда имгәнү очраклары арта. Тугыз айда Татарстанда балалар катнашында 427 юл һәлакәте булган, анда 13 баланың гомере өзелгән, 448е төрле дәрәҗәдәге имгәнү алган. -Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, көзге каникуллар чорында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатларында, укытучылар, ата-аналар белән очрашулар үткәрделәр, -...

    Күрелгән чараларга карамастан, Татарстанда балаларның юлда имгәнү очраклары арта. Тугыз айда Татарстанда балалар катнашында 427 юл һәлакәте булган, анда 13 баланың гомере өзелгән, 448е төрле дәрәҗәдәге имгәнү алган.


    -Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, көзге каникуллар чорында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатларында, укытучылар, ата-аналар белән очрашулар үткәрделәр, - дип сөйли районның баш дәүләт автоинспекторы Нияз Гыймалетдинов. - Аксубай ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, балаларны юлда йөртү, җәяүлеләргә өстенлек бирү һәм җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне күзәтү максатларында патрульлек итү оештырылды.

    Фото http:// http://solreg.ru/userdata/dfg.jpg

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: