Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рәсми

Юл һәм күп функцияле үзәк төзелде

Узган елда Емелькино авыл җирлегендә җирлекнең төрле юнәлешләре буенча зур эшләр башкарылды. Барыннан да элек, бу халык дистәләгән еллар буена көтеп алган юллар төзелеше. Емелькино-Сосновка юнәлешендә каты түшәмәле 7 километр 800 метр юл төзелде. Иске Чуаш Адәмсуы авылында торак пунктның тормыш шартларын, кешеләрнең культуралы ялын тамырдан үзгәрткән күп функцияле үзәк...

Узган елда Емелькино авыл җирлегендә җирлекнең төрле юнәлешләре буенча зур эшләр башкарылды.
Барыннан да элек, бу халык дистәләгән еллар буена көтеп алган юллар төзелеше. Емелькино-Сосновка юнәлешендә каты түшәмәле 7 километр 800 метр юл төзелде. Иске Чуаш Адәмсуы авылында торак пунктның тормыш шартларын, кешеләрнең культуралы ялын тамырдан үзгәрткән күп функцияле үзәк сафка басты, аны да авыл кешеләре озак көттеләр. Емелькино авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышында төзүчеләр адресына куйган хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре яңгырады.
Хисап елында үзара салым маддәсе буенча халыктан җыелган һәм республикадан кушылган акчага (гомуми сумма 930 мең сум) мөһим эшләрне гамәлгә ашырганнар. Шул исәптән: Яңа Чуаш Адәмсуы, Иске Чуаш Адәмсуы, Черемушка торак пунктларында юлларны күтәрткәннәр, вак таш сатып алганнар, зиратларда тәртип салынган, торак пунктлар төзекләндерелгән. Узган елда авыл хуҗалыгы продукциясе сатуда шәхси сектор да яхшы эшләгән: 555 тонна - сөт, 30 тоннага якын ит тапшырылган.
Киңәшмәдә шулай ук агымдагы елга бурычлар да билгеләнде. Бу, беренче чиратта, Яңа Чуаш Адәмсуы авылында суүткәргеч челтәре сузу, үзара салым акчасына авыл эчендәге юлларны ремонтлауны дәвам итү, энергияне янга калдыра торган яктырткычлар һәм урамнарны яктырту өчен өстәмә лампалар куюны төгәлләү, Сосновка зиратында коймаларны алмаштыру, Яңа Чуаш Адәмсуы авылы зираты коймасын алмаштыру эшләрен тәмамлау һ.б.
Утырыш азагында авыл активларын тантаналы бүләкләү булды. Яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә керткән өлеше өчен Емелькино мәктәбе укытучысы, яшь армия штабы җитәкчесе Алексей Никитин, авыл җирлегенең җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен Павел Павлов район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев