Рәсми рубрикасы буенча яңалыклар
-
Азык хәзерләү башланды
Чәчү кампаниясе тәмамлану белән игенчеләрнең эшләре кимеми әле.
-
"Мин татарча сөйләшәм" бәйрәменә төрле милләт кешеләре җыелды
Бирегә килгән төрле яшьтәге кешеләр татар телен яратуларын, аралашу-күрешү өчен килүләрен әйтте.
-
Гражданнарны кабул итү
24 апрель көнне 15:00тән 19:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы, Нурлат шәһәре, Лихачев урамы, 13 йорт адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитеты тикшерү Идарәсе Нурлат районара тикшерү бүлеге җитәкчелеге гражданнарны кабул итә. Гражданнарны кабул итү буенча мәгълүматларны 8 (84345) 2-68-28, 8 (843-45) 2-68-59 телефон номерлары буенча алып...
-
Казанлылар канәгать калды
ТР башкаласы агросәнәгать паркы территориясендәге 16 мәйданның берсендә безнең районнан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен ярминкә көне узды. Кала халкы экологик чиста районда үстерелгән продукцияне теләп сатып алды. Авыл җирлекләре сала кешеләренең бакчаларында һәм шәхси хуҗалыкларда үстерелгән бөтен продукцияне дә ярминкәгә алып килгәннәр. Шәхси эшмәкәрләр, май заводы, районның шәхси кампанияләре...
-
“Иң яхшы әти“ дип билгеләнде
Казанда Татарстанның тәрбиягә бала алган әтиләрнең Беренче Республика слеты үтте. Монда республиканың 33 районыннан гаилә башлыклары җыелды. Районның күп балалы әтиләре оешмасы рәисе Михаил Максимов та алар арасында булды. Әти- әниләр белән бергә проблемалы мәсьәләләр, ир-атның гаиләдәге роле, үз "канатлары астына" алган социаль ятимнәр белән үзара аңлашу турында сөйләштеләр. Тәрбиягә...
-
Туу һәм үлү фактын вакытында рәсмиләштерергә
Район гражданнарына туу һәм үлү фактын теркәү кагыйдәләрен белергә кирәк. Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова сүзләренчә, үлем турындагы гаризаны кеше вафат булганнан соң яки үлгән кешенең гәүдәсен тапканнан соң өч көн эчендә тапшырырга кирәк. Бала туу фактын туганнан соң бер ай эчендә теркәргә кирәк. Район...
-
Район урманнарын чистартабыз
1 апрельдән республикада "Татарстанның чиста урманнары" традицион санитария-экология ике айлыгы старт алды. Акциядә кешеләрнең күпләп катнашуы әйләнә-тирә табигатькә чистарак, ямьлерәк, сәламәтлерәк булырга ярдәм итә. "Аксубай урманчылыгы" ДКУ район оешмалары һәм учреждениеләрен экологик икеайлыкта - урман фонды территориясен чүп-чардан чистартуда катнашырга чакыра. Урманнар бит - безнең төбәкнең йөзе. Район турында аларның...
-
Без булмасак, кем эшләр?
1 апрельдән санитария-экология икеайлыгы старт алды. Ике ай эчендә район территориясендә халыкның экология һәм санитария- эпидемиология иминлегенә җавап биргән таләпләр тулысынча үтәлергә тиеш. Бу уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов үзенең аңлатмаларын китерде. Тулаем алганда район санитария-экология икеайлыгына әзер, дип белдерде ул. Район үзәгендә су агу торбаларын чистарту буенча...
-
Язгы чакырылыш башланды
1 апрельдән РФда язгы чакырылыш старт алды. 2018 елгы язгы чакырылыш чоры план буенча үткән елгы чакырылыштан берни белән дә аерылмый. Ул 106 көн дәвам итәчәк. Көзге чакырылыш белән чагыштырганда, әлеге кампаниядә Татарстаннан армия хезмәтенә үткән елга караганда 300гә кимрәк кеше чакырылачак. Элеккечә, 2018 елгы чакырылыш кампаниясе барышында югары яки...
-
Газ хезмәте ташу чорына әзер
Кар актив эрегән вакытта җирнең күчү куркынычы туарга мөмкин, бу газ челтәренә зур йогынты ясый. Әмма газ хезмәте хезмәткәрләре ташу чорына тулысынча әзер. Бу турыда безнең хәбәрчегә Аксубай газ хезмәте җитәкчесе - өлкән мастер Александр Золин хәбәр итте. - Үз тарафыбыздан без газ челтәрләре торышын күзәтүне көчәйттек, безнең авария-диспетчер хезмәте...
-
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җылыту мичләрен тикшерергә тәкъдим итә
Ел башыннан Аксубай районында 4 янгын килеп чыккан, анда бер кеше һәлак булган. Районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге мәгълүматлары буенча, янгыннарның 80 проценты торак секторда килеп чыккан. Бер очракта тәмәке тарту вакытында янгын белән саксыз эш итү, ике очракта - җылыту мичләрен кулланганда иминлек кагыйдәләрен бозу янгын сәбәбе булган, бер янгын...
-
Паспортка кагылышлы сораулар
Паспорт - һәр гражданин өчен шәхесне дәлилләүче иң төп документ. Һәм ул тәртиптә булырга тиеш. Яисә күңелсезлекләр белән очрашырга туры килмәгәе. Бу турыда эчке эшләр бүлегенең Миграция пункты (МП) җитәкчесе Гөлнара Сөләйманова белән әңгәмә корабыз. - Чынлап та, гражданнар паспорт режимын бозуның ни белән тәмамлануын белсәләр дә, еш кына безгә...
-
Иҗтимаги киңлекләр өчен тавыш бирегез
14 марттан "Уңайлы шәһәр мохите" өстенлекле проект кысаларында 2019-2022 елларга төзекләндерү өчен территорияләрне сайлап алуга онлайн тавыш бирү башланды. Сорау алу 2019 елда Татарстан Республикасының Иҗтимаги киңлекләрен үстерү программасы кысаларында төзекләндереләчәк иҗтимаги киңлекләрне - паркларны, скверларны, мәйданчыкларны, яр буйларын, урамнарны һәм башка территорияләрне сайлау өчен оештырылган. Респондентларга якын 4 елда...
-
30 мең сум штраф салып җәза биргәннәр
Алкоголь продукциясе әйләнеше һәм аны куллануга бәйле хәл дәүләт вәкилләрен дә борчуга сала. Алкогольле эчемлекләр кулланучыларның арта баруы халык сәламәтлегенә, гаиләләрдә социаль климатка начар йогынты ясый, үлүчеләр санын арттыра һәм еш очракта төрле дәрәҗәдәге хокук бозуларга һәм җинаять кылуларга китерә. 2017 елның июлендә Федераль канун нигезендә алкогольле һәм составында спирт...
-
Шәрбәндә клуб ремонтлана
Шәрбән авыл җирлеге башлыгы Дамир Шәрифуллин депутатлар белән бергә башкарылган эшләр турында хисап тотты. Шәрбәнлеләрне сөендереп, авыл мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт ясау тулы көченә бара. Шуның белән бергә 16 укучы белем алган төп мәктәп түбәсенә, фельдшер-акушерлык пункты идәннәренә дә ремонт таләп ителә. Җирлек башлыгы шәхси хуҗалыкларда асралган малларның кырларны...