Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Скворцов Николай Ильич

Аксубай районы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Педагогик хезмәт ветераны, РФнең гомуми белем бирү буенча Мактаулы хезмәткәре, Иске Үзи урта мәктәбенең элеккеге директоры, җәмәгать эшлеклесе Николай Ильич Скворцов 70 нче яшендә арабыздан китте. Николай Ильич 1948 елның 12 декабрендә Иске Үзи авылында дөньяга килә. Үзенең хезмәт юлын 1966 елда Иске Тимошкино...

Аксубай районы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Педагогик хезмәт ветераны, РФнең гомуми белем бирү буенча Мактаулы хезмәткәре, Иске Үзи урта мәктәбенең элеккеге директоры, җәмәгать эшлеклесе Николай Ильич Скворцов 70 нче яшендә арабыздан китте.
Николай Ильич 1948 елның 12 декабрендә Иске Үзи авылында дөньяга килә. Үзенең хезмәт юлын 1966 елда Иске Тимошкино урта мәктәбен тәмамлаганнан соң туган мәктәбендә чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүдән башлый. 1967-1969 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә - Кызыл Байраклы Тын океан флотында җәяүле диңгезчеләр аерым рота бүлеге командиры, аннан соң аерым рота старшинасы булып хезмәт итә. Демобилизацияләнгәч "Сөлчә" колхозының комсомол оешмасы секретаре булып эшли.
1971 елда КПССның Аксубай район комитетына оештыру-партия бүлеге инструкторы булып билгеләнә. Җиде ел дәвамында халык депутатларының Иске Үзи авыл советы рәисе булып эшли. Читтән торып И.Н. Ульянов исемендәге Ульян дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1979 елда Николай Ильичны "Восток-3" колхозы рәисе итеп сайлыйлар, ул бу урында алты елдан артык хезмәт куя.
1985 елның сентябрендә Иске Үзи мәктәбенә география укытучысы булып эшкә килә, ике елдан тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгелиләр, ә биш елдан - "Авангард" колхозы рәисе.
1995 елда Николай Ильич кабаттан мәктәпкә эшкә килә - Иске Үзи урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли, аннан соң 14 ел дәвамында бу уку оешмасын җитәкли.
Николай Ильич Скворцовның тырыш хезмәте күптапкыр мәгариф бүлеге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамоталары, "РФнең гомуми белем бирү буенча Мактаулы хезмәткәре" күкрәк билгесе белән билгеләп үтелгән. Яшь буынны тәрбияләүгә керткән күпьеллык фидакарь һәм намуслы хезмәте өчен ТРның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Дипломнары белән бүләкләнгән.
Лаеклы ялга чыккач та Николай Ильич кул кушырып утырмады - элеккеге кебек үзенең туган авылы өчен җан аткан актив җәмәгатьче булып калуын дәвам итте. Ул авыл гыйбадәт йортын төзүдә башлап йөрүче һәм хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр арасында булды, авылда билгеләнешкә ия бер генә чара да - шимбә өмәсе булсынмы, гражданнар җыенымы - аның катнашыннан башка үтмәде. Актив пенсионер Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннарының Республика иҗтимаги оешмасы советы Дипломы белән бүләкләнгән.
Флотта хезмәт итеп, үсеп килүче буынга тәрбия бирүдә актив катнашты, ХДФ йолаларын актив пропагандалады. Аксубайда диңгезчеләр истәлегенә һәйкәл аның инициативасы һәм турыдан-туры катнашуы белән булдырылды. Соңгы вакытта ул Иске Үзи авыл җирлегеннән чыккан диңгезчеләр турында китап язу өстендә актив эшләде.
Николай Ильич үрнәк гаилә башлыгы иде, ул дүрт ул тәрбияләп үстергән.
Николай Ильич Скворцов ихтирам һәм хөрмәт казанган, актив директор, гадел һәм шул ук вакытта таләпчән җитәкче, остаз, укучылар өчен киң күңелле иптәш була белде. Мәктәпнең Мөгаллимне тере коридор булып тезелеп басып соңгы юлга озатып калуы очраклы түгел.
Николай Ильич Скворцов турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә озак сакланыр.
К.К. Гилманов, И.М. Заһидуллин, Р.М. Галиев, А.Ф. Горбунов, С.В. Александров, С.Ю. Зайцев, Н.В. Айдова, Л.В. Гаврилова, Г.П. Бобкова, Н.И. Прончатов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев