Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Рәсми

ДОСААФта – батырлык дәресе

Яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча айлык һәм Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган чаралар кысаларында ДОСААФ район бүлекчәсендә ачык батырлык дәресе узды. Хәрби-хисап белгечлеге буенча белем алган курсантлар һәм район үзәгенең өлкән сыйныф укучылары төркеменә гомерләрен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган кешеләр кунакка килде. Болар - Үзәк хәрби округы инспекторы, генерал-майор Анатолий...

Яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча айлык һәм Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган чаралар кысаларында ДОСААФ район бүлекчәсендә ачык батырлык дәресе узды.
Хәрби-хисап белгечлеге буенча белем алган курсантлар һәм район үзәгенең өлкән сыйныф укучылары төркеменә гомерләрен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган кешеләр кунакка килде. Болар - Үзәк хәрби округы инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствов, Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссар Дмитрий Палаткин, Эчке эшләр бүлегенең тыл тәэминаты буенча инженеры Гомәр Хәйруллин, шулай ук яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин.
Очрашу Ватан алдында изге бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрне бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды.
ДОСААФ район оешмасы рәисе Петр Волков, балаларны кунаклар белән таныштырып:
- Тормышта һәрвакыт батырлыкка урын бар. Ә моңа ничек омтылырга соң? Көндәлек тормышта белем алу, хезмәт итү һәм эшкә бәйле барлык бурычларны да намус белән үтәргә һәм әйләнә-тирәдәгеләрне хөрмәт итәргә кирәк, - дип билгеләп үтте.
Сүз батырлык, Ватан алдындагы бурыч турында барды. Әңгәмә җанлы һәм эмоциональ килеп чыкты. Генерал-майор Анатолий Молоствов күңелгә хуш килгән һөнәрне ничек дөрес сайлау хакында сөйләде.
- Хәрби белгечлек иң абруйлысы, - диде ул. Ул - гади авыл малае, намуслы хезмәт юлы үтеп, югары хәрби исем алуга кадәр ирешкән шәхес.
Очрашуда катнашучылар Дмитрий Палаткин чыгышыннан, Аксубайда алтмыштан артык ир-егетнең армиягә барудан качып йөрүе хакында белделәр. Бу - егетләрне һич кенә дә бизәми. Хәрби комиссарга кызларның да сораулары күп булды:
- Без хезмәт итәргә телибез, мәктәпне тәмамлаганнан соң хәрби хезмәткәр булыр өчен кая укырга керергә була? Һәм анык җаваплар алдылар.
Балалар Гомәр Хәйруллинның Әфганстанда хезмәт итүе, полкташларының хәрби батырлыклары һәм ЭЭМ хезмәткәре буларак Чечняга командировкага җибәрелгән вакытта анда булган вакыйгалар турында сөйләвен киеренке тынлыкта тыңладылар. Ул сөйләгәннәрдән алган тәэсирләр сүзләр белән генә әйтеп бирерлек түгел. Радик Канәфин замана яшьләренең өстенлекләре хакында бәян итте.
- Сез тормышта үз юлыгызны тапсагыз иде. Шул вакытта уңыш та килер, эшегездән тәм дә табарсыз, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев