СМИ коррупциягә каршы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Укучылар белән квест
Яшьләр үзәгендә өлкән сыйныф укучылары белән "Ришвәтчелеккә - ЮК, дип әйт!" коррупциягә каршы квест үткәрелде. Квестта район үзәгенең өч мәктәбеннән, Иске Ильдеряк һәм Кәкре Күл мәктәпләреннән биш команда катнашты. Жюри составына район башлыгының ришвәтчелеккә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова, прокурор ярдәмчесе Ленар Яфизов, мәгариф бүлеге методисты Гөлкәй Хәйруллина, балалар...
-
Мәдәният хезмәткәрләренә – ришвәтчелек турында
Мәдәният хезмәткәрләре арасында Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көненә багышланган түгәрәк өстәл үткәрелде. Район прокуроры урынбасары Лариса Горожанкина ришвәтчелек юнәлешендәге җинаятьләр өчен нинди җәза бирелүе турында сөйләде. Район башлыгының ришвәтчелек мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова комиссиянең ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча эшчәнлеген координацияләү эше турында сөйләде, түгәрәк өстәлдә катнашучыларга биш меңлек купюра...
-
Яшьләр – ришвәтчелеккә каршы
Әнә шундый акцияне ФОРПОСТ берләшмәсе активистлары үткәрде һәм ул Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көненә багышланды. Алар хакимият һәм күзәтчелек органы вәкилләренә РФ ҖК маддәләре бәян ителгән "Ришвәт бирмим", "Ришвәт алмыйм" дигән листовкалар, "Чиста куллар - чиста намус" дигән язулар белән символик сабын тараттылар. Ришвәтчелеккә каршы көрәшнең әһәмияте, хәбәрдарлык тартмаларының кайда...
-
“Чиста куллар“ өчен – Кремльгә
Казан Кремленең төп залында бүләк алу бәхете республика бәйгеләрендә җиңүчеләрнең барысына да эләкми. Ә Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Роман Князьков һәм аның укытучысы Татьяна Крайновага бәхет елмайды. 7 декабрьдә алар бүләкләү өчен Казан Кремленең мәртәбәле кунаклар кабул итү залына чакырылдылар. Роман коррупциягә каршы юнәлештәге...
-
Мәктәпләргә иганәчеләр ярдәм итә
Мәгариф бүлегендә иганәчеләр бүлеп биргән средстволардан нәтиҗәле файдалану һәм башка мәсьәләләр тикшерелде. Мәгариф өлкәсе вәкилләре чыгышын ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район башлыгы урынбасары Эльмира Крайнова һәм ветераннар советы рәисе Галина Бобкова тыңлады. -2015 елның тугыз аенда белем бирү оешмаларының бюджеттан тыш счетына 65 мең сумнан артык акча керде. Бу акчага...
-
Ришвәтчелеккә каршы
Хисапчылар белән киңәшмә-уку үткәрелде. Контроль-хисап палатасы рәисе, ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе, икътисад бүлеге башлыгы, ришвәтчелек гамәлләре нәрсәне үз эченә алуын җентекләп аңлаттылар, сатып алулар һәм үзара салымга кагылышлы мәсьәләләргә тукталдылар, бюджет законы мәсьәләләрен тикшерделәр. Фотоhttps://www.google.com/url?sa=i&rct=j&q=&esrc=s&source=images&cd=&cad=rja&uact=8&ved=0CAcQjRxqFQoTCNmcrdijxsgCFeuYcgodeg8DsQ&url=http%3A%2F%2Feko-argun.dod95.ru%2F79%2Fnovosti%2Fmeroprijatie-my-protiv-korupci.html&psig=AFQjCNFXrUTjaJcWO-wcF5p0hheg0hONZg&ust=1445060408800142 сайттан алынды.
-
Тартмалар дәшми, интернет хәбәр итә
Район Советы каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясе хәбәрдарлык тартмаларын ачты. Алар Совет, район үзәк шифаханәсе, башкарма комитет биналарында урнаштырылган. Тик алар бу юлы да "дәшмиләр" - ә бу районда ришвәтчелек бетерелгән, дигәнне аңлатмый әле, авылларда, районда кешеләр бер-берсен яхшы беләләр - моның сәбәбе шул. Ришвәтчелек, хезмәт күрсәткән өчен бүләк бирү...
-
Яшьләр ришвәтчелеккә каршы
Дүшәмбе көнне Яшьләр үзәгендә Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көненә багышланган Түгәрәк өстәл оештырылды. прокурор урынбасары Лариса Горожанкина чарада башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марс Дәүләтшин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, мәгариф бүлеге начальник урынбасары Гөлнур Идиятова, полиция начальнигы урынбасары Илгиз Алмакаев, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, район үзәге мәктәп укучылары катнашты....
-
Вазыйфага бәйсез рәвештә, җаваплылыкка
Прокурор күзәтүе практикасы анализы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр системасында ришвәтчелек пәйда булуга каршы көрәш проблемаларының үткенлеге һәм актуальлеге турында белдерә. Шуның белән бергә риш-вәтчелекне китереп чыгарган реаль куркынычлылык дәүләт һәм хокук саклау органнары шартларында һәрвакытта да бердәй түгел. Прокурор эшчәнлегендәге әлеге юнәлешнең актуальлеген һәм социаль билгеләнешен исәпкә алып ТР Аксубай...
-
Барлык юнәлешләр буенча
Атна башында муниципаль район башлыгы каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча комиссия утырышы булды. Утырышны комиссия рәисе Камил Гилманов алып барды. Көн тәртибенә алты мәсьәлә кертелде. Россия МВД ның Аксубай районы буенча криминаль полиция бүлеге начальнигы Илгиз Алмакаев Аксубай районында ришвәтчелекне кисәтү һәм булдырмый калу буенча хокук саклау органнары эшчәнлеге турындагы...
-
Ришвәтчелеккә – ЮК!
Бүген илдә һәм безнең республикада безнең тормышыбызның барлык өлкәләренә үтеп кергән ришвәтчелек кебек тискәре күренешкә каршы максатка юнәлешле көрәш бара. Район мәгариф бүлеге, мәктәптән тыш эшләр үзәге «Ришвәтчелеккә - ЮК!» республика иншалар конкурсы кысаларында районның гомумбелем бирү учреждениеләрендә шул темага бәйге игълан итте. Беренче муниципаль этап тәмамланды инде. Республика этабы...
-
Көн темасында – коррупция
ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы Комиссия үз эшен кулларын җәеп тормышның бөтен өлкәннәрен үзенә эләктереп алырга теләүче коррупция турында сөйләүче видеосюжеттан башланды. -Коррупция турында сүз чыккач, күптән түгел генә без моны ришвәт алу фактларына кайтарып калдыра идек, ә бүген әлеге гамәл безнең күзаллау чикләрен үтеп чыкты, - дип ассызыклады, комиссия...
-
Ришвәтчелек нәрсә ул?
Ришвәтчелек турында бүген күп язалар һәм сөйлиләр. Ришвәтчелек нәрсәне үз эченә алуын ничек билгеләргә соң? Хезмәт вазыйфасыннан файдалану, ришвәт бирү, алу, вәкаләтләрдән явыз ният белән файдалану, кызыктырып сатып алу яки физик затның үз файдасы өчен законга каршы килеп акча, кыйммәтле һәм башка мөлкәтләрне кулга төшерү яки өченче затларны да моңа...
-
Ишетсәң, күрсәң–чылтырат
Ришвәтчелеккә каршы «Кайнар линия» телефоннары. Бүген Аксубай муниципаль районында яшәүче һәр кеше ришвәт алу һәм бирү фактлары , чиновникларның хезмәт вазыйфаларыннан явызларча файдаланулары турында түбәндәге телефоннар буенча: 2-89-79-хакимиятнең аппарат җитәкчесе; 2-86-51-Башкарма комитет; 2-72-62-прокуратура; 2-88-97-Аксубай муниципаль район башлыгы каршында эшләп килгән ришвәтчелеккә каршы көрәш комиссиясенә чылтыратып хәбәр итә ала.