Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СМИ коррупциягә каршы

Мәктәпләргә иганәчеләр ярдәм итә

Мәгариф бүлегендә иганәчеләр бүлеп биргән средстволардан нәтиҗәле файдалану һәм башка мәсьәләләр тикшерелде. Мәгариф өлкәсе вәкилләре чыгышын ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район башлыгы урынбасары Эльмира Крайнова һәм ветераннар советы рәисе Галина Бобкова тыңлады. -2015 елның тугыз аенда белем бирү оешмаларының бюджеттан тыш счетына 65 мең сумнан артык акча керде. Бу акчага...

Мәгариф бүлегендә иганәчеләр бүлеп биргән средстволардан нәтиҗәле файдалану һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.



Мәгариф өлкәсе вәкилләре чыгышын ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район башлыгы урынбасары Эльмира Крайнова һәм ветераннар советы рәисе Галина Бобкова тыңлады.


-2015 елның тугыз аенда белем бирү оешмаларының бюджеттан тыш счетына 65 мең сумнан артык акча керде. Бу акчага мәктәпләр төзелеш материаллары сатып алдылар, - дип әйтте мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова. - Иганәчеләр һәм меценатлар мәктәпләргә 1,5 миллион сумга оргтехника, җиһаз, башка инвентарь сатып алдылар, агымдагы ремонт ясарга ярдәм иттеләр.


«Мәктәпкә барырга ярдәм ит» хәйрия акциясе беренче сыйныфка баручы 66 балага һәм башка сыйныфлардан 38 укучыга мәктәпкә тулы әзерлек белән бару мөмкинлеге бирде.


"Китапка икенче гомер бүләк ит" акциясе барышында мәктәпләрнең китапханә фонды 3000 данәгә тулыланды.


-2015 елда мәгариф бүлегенә 21 гариза керде һәм аларның күпчелеге балаларны база мәктәпләренә китерү мәсьәләсенә кагыла, - дип ассызыклады мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина.


Бүгенгесе көндә балаларның дүрт проценты мәктәпкә йөртүгә мохтаҗ. Болар Заря, Медянка, Кече Сөнчәле, Ахматка авылы балалары. Әмма автобус йөртү өчен вак таш салынган булса да юл кирәк. Ә инде юллар төзү мәгариф бүлеге эше түгел.


"Кояшкай" балалар бакчасына кадәр балаларын йөртү өчен транспорт сорап мөрәҗәгать иткән аксубайлылар да бар.


-Җитәкчеләр бу мәсьәләне тикшерәләр, - дип белдерде Әминә Кәрим кызы.


-Автобус бүлеп бирү турында Нурлат АТПсы белән килешү төзелде. Тик предприятие артык иске транспорт тәкъдим итте, ә аңарда балаларны йөртү мөмкин түгел. Хәзер исә мәсьәләне хәл итүнең башка юлларын эзлиләр.


- 9 сентябрьгә мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләргә район буенча 190 бала чиратта тора, шул исәптән 3-7 яшьтәге - 8 бала (шуларның алтысы балалар бакчасын алмаштырырга тели), 1,5-3 яшькәчә - 55, 1,5 яшькәчә - 126 бала, - дип билгеләп үтте мәктәпкәчә белем бирү бүлеге методисты Гөлсирә Хәйруллина.


Районда барлыгы 24 мәктәпкәчә учреждение һәм гомумбелем бирү оешмаларында 1204 урынлы 10 төркем эшли, аларга 1054 бала йөри. Балалар бакчалары эшенә кагылышлы бер генә мөрәҗәгать тә кермәде.


Ришвәтчелек юнәлешендәге фактларны мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллинага 2-92-52 телефоны буенча шалтыратып әйтергә яки электрон адресына хат юлларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев