Кеше һәм закон рубрикасы буенча яңалыклар
-
Дүртесе агуланган, өчесе – үлгән
Аксубай районында алкоголь продукциясенең канунсыз әйләнешен юк итү буенча ведомствоара район комиссиясенең утырышы узды. Утырышта кулланучылар хокукларын яклау һәм алкоголь продукциясен, этил спиртын җитештерү, сату һәм сыйфатын тикшерү буенча ТР Дәүләт инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы җитәкчесе Ришат Нәфиков, кызыксынган ведомстволар һәм структуралар, район җитәкчелеге һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты....
-
48 канун бозу
Ике көн дәвамында безнең хәбәрчебез катнашында Аксубай ЮХИДИ һәм полиция хезмәткәрләре Аксубайда "Тоннель" операциясен үткәрделәр. Бу район юлларындагы хәлне тотрыкландыру һәм аварияләрне кисәтү, юл-транспорт вакыйгаларын профилактикалау дәрәҗәсен арттыру, шулай ук юл хәрәкәте иминлегенә куркыныч тудыручы канун бозуларны ачыклау максатларыннан үткәрелде. Өч көн эчендә 48 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы ачыкланган, шуларның...
-
Картадан акча салдыралар
Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге тарафыннан "Караклык" маддәсе буенча ике җинаять эше ачылган. Билгесез зат, Яңа Ибрай авылында яшәүче ханымны алдалап, аның дебет картасыннан 18 мең сум акчасын урлаган. Ханым бары тик интернеттагы сайтларның берсендә сату-алу турында белдерү элгән булган. "Сатып алучы" белән бәясен килешкәннән соң, аванс күчерү турында...
-
Дистанцион сәүдә турында
Әгәр сез Интернеттан товарга заказ биргәнсез һәм сезгә үзегез теләгән товарны түгел, ә башкасын җибәргәннәр икән, кулланучы буларак сез үзегезнең хокукларыгызны белергә тиеш. Бу хакта без Дәүләт алкоголь инспекциясенең баш белгеч-эксперты Госман Билалов белән әңгәмә корабыз. - Сатучы дистанцион ысул белән товар сатканда ваклап сату-алу килешүен төзегәнчегә кадәр сатып алучыга...
-
Алкоголь саткан өчен иректән мәхрүм итү яный
26 августтан алкогольне канунсыз ваклап саткан өчен җаваплылыкны көчәйтү турындагы канун үз көченә керде. Этил спиртының һәм составында спирт булган продукциянең легаль булмаган әйләнеше өчен нинди җәза көтә - бу хакта Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев белән әңгәмә корабыз. - Илнар Фәнис улы, составында спирт булган...
-
Мәктәпләрдә акча җыю – канунлы түгел
Алда яңа уку елы. Ул укучыларның әти- әниләрен борчуга салмый калмый. Һәркем баласының киләчәге турында кайгырта. Укучыны мәктәпкә җыендыру да зур чыгымнар таләп итә: мәктәп формасыннан алып биштәргә кадәр - барлык кирәк-яраклар да бик кыйммәт. Әмма ата-аналарны күбрәк уку әсбапларын сатып аласы буламы, ремонтка акча җыяргамы, уку елы дәвамында класстан...
-
Уңыш өчен көрәш
ТР территориясендә "Уңыш-2017" оператив-профилактикалау чарасы үткәрелә. Аксубай полиция бүлеге хезмәткәрләре рейдларга чыгалар һәм уңышны урып-җыюда, азык хәзерләүдә урлауларга, югалтуларга, әрәм-шәрәм итүләргә юл куймауга юнәлдерелгән оператив-эзләнү комплексларын һәм профилактик чараларны гамәлгә ашыралар.
-
“МӘК“ операциясе
Татарстанда "МӘК-2017" оператив-профилактик операциянең икенче этабы башланды. Ул 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Операция наркотик матдәләрнең канунсыз әйләнешенә каршы көрәш максатларында үткәрелә һәм ул сабакларында һәм яфракларында наркотик матдәләр булган мәк һәм башка үсемлекләрне ачыклау һәм юк итүгә юнәлтелгән. Полиция хезмәткәрләре кисәтә: бакчаларда мәк үстерергә ярамый, шул исәптәп матурлык өчен...
-
Инвалидны эшкә урнаштырырга
Хезмәткә яраклы яшьтәге мөмкинлеге чикле кеше җәмгыять өчен файдалы булырга һәм тулы кыйммәтле тормыш алып бара алырга мөмкин. Дәүләт тарафыннан шундый бурыч куелган: 2020 елга Россиядә хезмәткә яраклы яшьтәге мөмкинлекләре чикле кешеләрнең яртысы эш белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Хәзерге вакытта Татарстанда эшкә яраклы яшьтәге 83,5 мең кеше яши. Әлеге...
-
Террорчылыктан саклану – ул тармакларның тыгыз хезмәттәшлеге
Район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелегендәге террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Утырышта республика һәм районның террорчылыкка каршы комиссияләре кабул иткән карарларның үтәлеше тикшерелде. 2013-2018 елларга Россия Федерациясендә террорчылык идеологияләренә каршы көрәш буенча Комплекслы план үтәлеше кысаларында район территориясендә террорчылык идеологияләренә каршы көрәш чараларын үз эченә алган Планны тормышка ашыру...
-
02 хезмәте
15еннән 30 июньгә кадәр Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 119 хәбәр кергән, 5 җинаять эше ачылган. 15 юл һәлакәте булган, анда 2 кеше зыян күргән. 24 июньнән 25енә каршы төндә Яңа Үзи авылы кешесенең машинасын һәм МТЗ-80 тракторын урлыйлар. Полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьне кылган кешене кайнар эздән...
-
Киндер һәм мәк өчен җәза
13 июньнән 15 июльгә кадәр "Мәк-2017" комплекслы оператив-профилактик операциянең 1 этабы уза. Аның төп максаты - канунсыз мәк, киндер һәм башка составында наркотик матдәләр булган үсемлекләр чәчелгән урыннарны ачыклау, кисәтү һәм юк итү, шулай ук наркотик матдәләр ташучыларны, йөртүчеләрне һәм сатучыларны ачыклау һәм кулга алу. "Наркотик средстволар һәм психотроп матдәләр...
-
02 хезмәте
Июнь аеның ике атнасында Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 92 гариза кергән, 4 җинаять эше кузгатылган. 7 юл һәлакәте теркәлгән, анда 2 кеше зыян күргән. 31 майдан 1 июньгә каршы төндә "Аксубай" агрофирмасының "Сөнчәле" бүлеге товарлыклы-сөтчелек фермасы кардасыннан ике бозау югала, җинаять эше ачылган, оператив-тикшерү эшләре алып...
-
Спирт өчен – җаваплылыкка
Аксубай аша үткәндә Самара кешесе составында спирт булган 10 литр сыекчадан колак кага. Аксубай полиция хезмәткәрләре төнлә Шоссе урамында документларны тикшерү өчен туктатылган машинада 5әр литрлы ике полимер шешәгә тап булалар һәм аны шунда ук йолып алалар. 35 яшьлек машина йөртүче сыекчаны (якынча этил спирты), туган көн уздыру өчен сатып...
-
Наркоманиягә каршы
Майның 26сыннан 29нчы июньгә кадәр Татарстан территориясендә наркотик чараларны куллануга һәм аларның канунсыз әйләнешенә каршы көрәш юнәлешендә наркотикларга каршы "Наркотикларсыз тормыш" акциясе уза. Акция республика территориясендә наркотикларга бәйле хәлне сәламәтләндерүне һәм шулай ук наркоманиянең һәм наркоҗинаятьләрнең җәелүенә каршы көрәш мәсьәләләрен хәл итүдә дәүләт хакимияте, җирле үзидарә, хокук саклау органнарының, гражданнарның...