Кеше һәм закон рубрикасы буенча яңалыклар
-
Хәмерне йолып алдылар
Аксубайның полиция хезмәткәрләре "Тикшерү сатып алуы" оператив-эзләнү чарасын даими оештыралар. Чираттагы рейдта Кызыл Тау авылы кешесенең составында спирт булган сыекча сату факты ачыкланган - ул үз хуҗалыгыннан сатып алучыга ярты литр сыекчаны 200 сумнан сатып җибәргән. - Йолып алынган составында спирт булган сыекчаның ГОСТ һәм кулланучылар иминлеге таләпләренә җавап бирү-бирмәвен...
-
Ялган аракы турында хәбәр иткән өчен – премия
Ялган аракы сату факты турындагы хәбәр өчен акчалата бүләк алып була. Физик затка, эшмәкәргә карата яки алкоголь сатуга бәйле теләсә нинди канунны бозган өчен дәлилләнгән хәбәргә нигезләнеп тутырылган административ беркетмә өчен 1000 сум түләнә. Дәлилләнгән хәбәр буенча 10нан 100 литрга кадәр күләмдә продукция йолып алына икән, 2000 сум түләнә. Лицензиясез...
-
Янгында ир-ат һәлак булган
13 гыйнвар көнне 7 сәгать 20 минутта Бердәм кизү-диспетчер хезмәте номерына Аксубай районының Сосновка авылында торак йортта янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә. Янгын нәтиҗәсендә мич артындагы такта ятак янган. Янгынның гомуми мәйданы - 2 квадрат метр. Янгында 1970 елда туган йорт хуҗасы һәлак булган. Ул йортта үзе генә яшәгән....
-
02 хезмәте
31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 49 гариза һәм хәбәр кергән, ике җинаять эше кузгатылган. Өч юл-транспорт фаҗигасе килеп чыккан, зыян күрүче юк. 1 гыйнвар көнне алдакчылар Аксубайда яшәүче хатын-кызның банк картасыннан 8080 сум акчасын салдырганнар. Яңа ел төненнән уянып өлгергәнче, аңа бер...
-
“Притон“ операциясе
20 декабрьдән 30на кадәр Аксубай полиция хезмәткәрләре "Притон" оператив-профилактик чара үткәрәләр. Аның максаты - наркотик һәм психотроп матдәләр әйләнеше өлкәсендә канун бозуларга чик кую, эчке эшләр органнарында исәптә торган затларга профилактик тәэсир итүнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм алар тарафыннан канун бозуларны кисәтү. Фото
-
Пиротехника: имгәнүләрне һәм штрафларны ничек булдырмаска
Яңа елга кадәр санаулы көннәр генә калды. Бу бәйрәм безнең күңелләрдә мандариннар, мул табын белән генә түгел, шулай ук шау-шулы, көлтә-көлтә төрле төсле утлар, петардалар һәм бенгаль утлары белән дә истә кала. Мондый яңа ел шатлыклы вакыйгалар белән бергә, күңелсезлекләр дә алып килергә мөмкин. Пиротехника - яңа ел алды һәм...
-
Мәҗбүри рәвештә алып киләләр
Суд утырышларына чакыру буенча нигезсез сәбәпләр аркасында килә алмаган очракта, җинаяти суд производствосы тәртибен тәэмин итү максатларында, суд гаепләнүчегә, зыян күрүчегә, шаһиткә, гражданлык дәгъвачысына, җавапка тартылучыга, экспертка, белгечкә, тәрҗемәчегә карата мәҗбүри тотып алып килү сыйфатында процессуаль чара кулланырга хокуклы. Бу норма Россия Федерациясе Җинаяти-процессуаль кодексының 113 маддәсендә беркетелгән. Затны судка...
-
Аракыны йолып алганнар
Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре составында спирт булган продукцияне канунсыз сатуның берничә фактына тап булганнар. Иске Кармәттә яшәүче бер ханым "тикшерү сатып-алуы" вакытында составында спирт булган бер литр сыекчаны 300 сумнан саткан. Шулай ук бер литр сыекчаны ирекле рәвештә полиция хезмәткәрләренә биргән. Йолып алынган үрнәкләр "Урта Идел буе...
-
Коррупциягә каршы көрәштә
9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне. Районда бу уңайдан чара оештырыла. Күптән түгел коррупциягә каршы юнәлештәге иҗат эшләре - рәсемнәр, "Намуслы яшәргә кирәк!" плакатлар һәм "Ватанымның киләчәге минем кулда", "Коррупциягә - юк!" иншалар бәйгеләренең муниципаль этабына йомгак ясалды. 5-11 сыйныф укучыларының сайлап алынган эшләре коррупциягә каршы юнәлештәге бәйгенең республика...
-
Әти-әнисен рәсемгә төшергән
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне алдыннан ТР буенча ЭЭМ бүлегендә "Минем әти-әнием полициядә хезмәт итә!" балалар рәсемнәре бәйгесенең төбәк этабына нәтиҗәләр ясалды. Бәйгедә 6дан 14 яшькәчә полиция хезмәткәрләре балалары катнашты. Республика турына 197 эштән 30 сайлап алынды. Иң яхшы өч эш бәйгенең Бөтенроссия этабында Татарстанны тәкъдим итәчәк. Алар арасында аксубайлы...
-
Юл һәлакәтләре корбаннарын искә алабыз
2005 елдан БМО Генераль Ассамблеясе тәкъдиме буенча ноябрьнең һәр өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Акциянең төп максаты - игътибарны юлда һәлак булу проблемаларына җәлеп итү: дөньяда юл-транспорт вакыйгалары нәтиҗәсендә көн саен 3 мең кеше һәлак була, 100 меңгә якыны җитди имгәнүләр ала; ел саен...
-
Бөтендөнья сыйфат көне
Һәр елны ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә эре халыкара оешмалар инициативасы буенча Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтелә, ә соңрак Европа сыйфат оешмасы игълан иткән Европа сыйфат атнасын билгеләп үтә башладылар. 2017 елның ун аенда районның Дәүләт алкоголь инспекциясенә 140 мөрәҗәгать кергән. Аксубайлыларның күпчелеге электр техникасының сыйфатсыз булуыннан, телефоннарның, эш коралларының төзексезлегеннән зарланган....
-
300 сумга саткан, 30 мең түләячәк
Көмешкә сату табыш кына китерми, зыян да сала. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган "Тикшерү сатып алуы" оператив-тикшерү чаралары вакытында сату товары белән тотылган район гражданнары моңа үзләре дә торган саен ешрак инаналар. Мисалга, күптән түгел Иске Кармәт авылында яшәүче бер ханымда составында спирт булган сыекчаны сату факты ачыкланган. Сатып алу вакытында...
-
Коточкыч үтерү
4 октябрь көнне Яңа Ильдеряк авылында үтерү очрагы була. Йортларның берсендә үтерү билгеләре - муенында һәм корсагында киселгән яра эзләре белән 53 яшьлек ир-ат табылган. Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илнар Камалиев хәбәр иткәнчә, фаразлар буенча үтерергә сәбәпләре булган бер кеше кулга алынган. - Тикшерү эшләре алып барыла,...
-
02 хезмәте
16 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 126 гариза һәм хәбәр кергән, 4 җинаять эше кузгатылган. 1 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, зыян күрүчеләр юк. 13еннән 14 сентябрьгә каршы төндә Октябрь авылында урнашкан "Аксубай" агрофирмасының складыннан электродвигатель урланган, оператив-эзләнү чаралары алып барыла. Яңа Тимошкино авылында һәм...