Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен
Мәгариф бүлеге 2018 елда БДИ тапшыруда катнашуга гариза бирү вакыты турында хәбәр итә. 11 сыйныф укучылары, узган елгы чыгарылыш укучылары БДИда катнашуга гаризаларны 1 февральгә кадәр тапшырырга тиеш. - Гадәттәгечә, 11 сыйныф укучылары гаризаны үзләре белем алган мәктәпкә тапшыралар, ә Аксубай районында теркәлгән узган еллар чыгарылыш укучылары исә - мәгариф...
-
Кабат призер булды
Туган тел һәм әдәбият (чуаш, удмурт, мари, мордва телләре) буенча республика олимпиадасының төгәлләнү этабы үтте. Олимпиадада республика мәктәпләренең 9-11 сыйныф укучылары, муниципаль этапта җиңүчеләр катнашты. Аксубай районын Савгач мәктәбеннән Павел Васиков тәкъдим итте. Павел республикада призер булды. Бу - аның беренче уңышы түгел. Узган елда ул чуаш теле һәм әдәбияты...
-
Активистлар өчен чыршы бәйрәме
Яңа ел бәйрәме якынлашу белән Аксубай балалары район башлыгы чыршысын түземсезләнеп көтә башлыйлар. Чөнки һәр елны Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов балаларны якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котларга һәм тәмледән-тәмле бүләкләр тапшырырга ашыга. Шулай итеп район Мәдәният йортында 250 бала - "5"ле билгеләренә генә укучылар һәм...
-
Мәскәүне яуладылар
Аксубай мәктәп укучылары халыкара ораторлык осталыгы олимпиадасында җиңү яуладылар. "Мәскәүдә милләтләр йортында туган телдә (рус телле булмаган) белем алучы авыл мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары өчен "Минем рус телем" Бөтендөнья бәйгесе үтте. Бәйгедә бөтен илдән мәктәп укучылары катнашты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан бәйгенең барлык этапларында да иң...
-
Яңа җиңү
Республика бәйгесендә Аксубай ата-аналары зур уңышлар белән чыгыш ясадылар. Башкалабызда "Тату сыйныф серләре" ата-аналар комитетлары республика бәйгесенә йомгак ясадылар. Безнең районны башта мәктәп, аннан соң муниципаль этапта җиңү яулаган 3нче Аксубай мәктәбенең 5 "а" сыйныфы ата-аналар комитеты тәкъдим итте. Казанда "Тату сыйныф серләре" визит карточкасы, "Безнең тату һәм куңелле сыйныф!"...
-
Германиягә тәҗрибә артыннан
"Германиядә яшьләр эшләре. Аграр Германия турында" яшь белгечләр өчен Россия-Германия программасы кысаларында безнең республикадан 8 яшь белгеч Мюнхен шәһәрендә булып кайтты. Катнашучылар арасында безнең якташыбыз, "В.Г. Тимирясов исемендәге 1нче Аксубай мәктәбе"нең тарих укытучысы, "ТР аграр яшьләр берләшмәсе" Аксубай бүлеге җитәкчесе Роберт Сәлахов та бар иде. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән...
-
Тарихны белү мөһим
"Тарихи истәлек" проекты кысаларында республиканың белем бирү оешмаларында "Мәктәп тарихы битләрен актарып..." иншалар һәм презентацияләр бәйгесе үткәрелә. Әлеге бәйгедә катнашып, Иске Үзи гомуми белем бирү мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Евгения Питимирова "Презентация" номинациясендә җиңүче булды. Евгения үзе белем алган мәктәп тарихы турында презентация әзерләгән. Ул өстәмә белем бирү укытучысы, мәктәп...
-
Аксубай мәктәбендә – Казан вузлары
"Һөнәрләрнең бөтенесе дә яхшы, ләкин күңелеңә хуш килгәнен сайлап ал" - совет чорындагы әлеге шигарь бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Хәзерге заман тормышында теге яки бу һөнәр һәм аны ничек үзләштерү турындагы мәгълүматларга ия булу тагын да мөһимрәк. - Районда һөнәри яраклашу буенча махсус программа кабул ителгән. - дип сөйли...
-
Ел укытучысын сайладылар
Укытучылар арасында һөнәри осталык буенча район бәйгесенең читтән торып уздырылган этабында Аксубай районының 25 белем бирү оешмасыннан 29 мөгаллим катнашты. Экспертиза нәтиҗәләре буенча 7 катнашучы финалга чыкты һәм алар ике көн дәвамында "Ел укытучысы-2018" исеменә лаек булу өчен көч сынаштылар. Бәйгедә катнашучылар беренче көнне дәрестән бер мизгел һәм методик семинар...
-
Иң яхшы ата-аналар комитеты
"Тату сыйныф серләре" ата-аналар комитетлары бәйгесе дуслык, бердәмлек һәм иҗат бәйрәменә әверелде. Район Мәдәният йорты иртәдән үк "умарта оясы кебек гөжли" башлады. Ашыгыч рәвештә балаларның һәм ата-аналарның тормышын һәм иҗатын үз эченә алган күргәзмәләр урнаштырдылар, артистлар дулкынланып номерларын кабатладылар. Ата-аналар комитетлары бәйгесе икенче тапкыр уза. Үткән елда өч команда катнашты....
-
Төп инша
11 нче сыйныфта белем алучы 137 укучы йомгаклау иншасы язды. Ул 2018 нче елның дәүләт йомгаклау аттестациясенә рөхсәт булып тора. Йомгаклау иншасын язуга бирелгән вакыт 3 сәгать 55 минутны тәшкил итте. Иншаны укучылар үз мәктәпләрендә яздылар. БДИдагы кебек үк, элемтә чаралары һәм шпаргалкалар куллану рөхсәт ителмәде.
-
Тиздән йомгаклау иншасы
Йомгаклау иншасының темалары билгеле булды. Россия мәгариф министрлыгы агымдагы уку елында йомгаклау иншасының тематик юнәлешләрен билгеләде. Укучылар "Тугрылык һәм хыянәт", "Ваемсызлык һәм игелек", "Максатлар һәм чаралар", "Кыюлык һәм куркаклык", "Кеше һәм җәмгыять" темалары буенча инша язачаклар. Районның мәгариф бүлеге 11 сыйныф укучыларына, үткән ел чыгарылыш укучыларына, урта һөнәри белем алучыларга...
-
Замана активлык таләп итә
Җәмәгать тормышында, сәясәттә, спортта актив булган кешеләргә таләп зур. Аксубайның 3нче мәктәбендә узган Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активистларының "Балалар хәрәкәтен үстерү буенча өстенлекле эш алымнары" форумында әлеге сүзләр кызыл тасма булып сузылып барды. Семинар тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм педагог-оештыручылар өчен үткәрелсә дә, 14 мәктәптән өлкән сыйныф укучылары да...
-
Әниләрне котладылар
Район үзәгенең 3нче мәктәбендә әниләр хөрмәтенә уздырылган бәйрәм дулкынландыргыч булды. Аны өченче сыйныф укучылары оештырды. Балалар яраткан әниләренә биюләр, җырлар бүләк иттеләр, театральләштерелгән тамаша да күрсәттеләр хәтта. Әбиләр дә читтә калмады, алар өчен дә җылы котлау сүзләре табылды. Балалар әниләренә үзләрен тәртипле тотарга, аларны яхшы билгеләр белән генә сөендерергә, чәчәкләр...
-
Патриотик тәрбия өчен
Аксубайлылар Бөтенроссия "Яшьармиячеләр" балалар-яшүсмерләр патриотик хәрәкәте төбәк бүлегенең III слетында катнаштылар. Ул Казаннның танк училищесында узды. Аксубайның 1нче мәктәбе яшьармиячеләре, Яшь армиянең район штабы җитәкчесе Алексей Никитин Аксубайны тәкъдим иттеләр. Делегация белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлнур Идиятова җитәкчелек итте. Слетта бөтен Татарстаннан 200дән артык яшьармияче, хәрби комиссариатлар җитәкчеләре катнашты. Безнекеләр...