Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Дружина» җиңү яулады
Аксубайның 2 нче мәктәбе базасында III район тарих-җәмгыять белеме турнирының финал уены узды. Анда зональ этапта җиңү яулаган 6 команда катнашты. Финалга чыгу өчен районыбызның 20 мәктәбеннән 25 команда көч сынашты. Сайлап алу турлары 4 зона буенча үткәрелде. Уенга мәгариф бүлеге методисты Сергей Чеверикин җитәкчелегендәге жюри бәя бирде. Быел да...
-
Аксубай 3 нче мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Алинә Фәезова – кабаттан призер.
Аксубай 3 нче мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Алинә Фәезова - кабаттан призер. Ул тарих буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында җиңүгә иреште. Алинәнең уңышлары белән аны олимпиадага әзерләгән укытучысы Татьяна Удиярова да уртаклаша. Алинә районның интеллектуаль җыелмасына җиңү алып килгән иде инде. Ул инглиз теле буенча олимпиада призеры булды.
-
Районда балаларны беренче сыйныфка кабул итү башланды
1 февральдән 30 июньгә кадәр теркәлгән территориядә яшәүче ата-аналардан балаларын беренче сыйныфка бирү турында гариза кабул ителә. Территорияләр мәктәпләргә районның Башкарма комитеты күрсәтмәсенә нигезләнеп беркетелгән. Район үзәге мәктәпләренең рәсми сайтларында беркетелгән территорияләр һәм 1 сыйныфлардагы урыннар турындагы мәгълүматлар пәйда булды. 1 июльдән мәктәпләр беркетелгән территорияләрдә яшәмәүче ата-аналардан буш урыннар тулганчыга...
-
Виват, академия
Татьяна көне алдыннан абитуриентлар Н.Э. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе вәкилләре белән очраштылар. Очрашу һөнәри ориентлашу эшләре кысаларында оештырылды. Брифингта ветеринария медицинасы академиясенә укырга керергә планлаштыручы өлкән сыйныф укучылары катнашты. Укучылар очрашуга үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алырга килгәнгә, сораулар күп яуды. Академия вәкилләре дә укучыларның кызыксынуларын билгеләп үттеләр...
-
Чираттагы финалчылар билгеләнде
Районда тарихи турнирның зональ этаплары үтте. Тарих-җәмгыять белеме турниры өченче тапкыр уздырылды. Яңа Тимошкино авылында икенче зональ уен узды, анда Яңа Тимошкино, Иске Тимошкино, Иске Ибрай, Яңа Үзи, Иске Үзи, Яңа Ибрай, Иске Кыязлы мәктәпләреннән 7 команда көч сынашты. Нәтиҗәдә икенче зональ ярыш җиңүчесе итеп Иске Тимошкино урта мәктәбе билгеләнде...
-
Нәтиҗәле семинар
Аксубайның 1 нче мәктәбендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен файдалы семинар узды. Семинарның беренче өлешендә катнашучылар ачык дәресләрдә булдылар. Икенче өлешендә укытучылар казанышларга бәя бирүнең эчке системасын оештыру буенча актуаль мәсьәләләрне тикшерделәр. "Планлаштырылган төп белем бирү программаларын үзләштерү нәтиҗәләре казанышларына бәя бирүне оештыру турында"гы доклад белән мәгариф бүлеге җитәкчесе...
-
Иң яхшы тәрбияче
Аксубайда елның иң яхшы тәрбиячесе билгеле булды. Ул "Салават күпере" балалар бакчасының музыка җитәкчесе Александр Шуркин. Бәйгенең йомгаклау этабында район балалар бакчаларыннан 24 тәрбияче катнашты. Мәгариф бүлеге методистлары "Минем педагогик концепциям" эссесенә һәм раслаучы материаллар белән "Мин - үз эшемнең остасы" эш тәҗрибәсе тасвирламасына бәя бирделәр. "Кояшкай" балалар бакчасында үткән...
-
Химиядән җиңү
Химия буенча республика олимпиадасында Аксубай укучысы җиңү яулады. Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, олимпиадада Татарстаннан 150дән артык укучы катнашты. Җиңүчеләр 5әү булды. Алар арасында - Иске Үзи мәктәбе укучысы Данил Буслаев та бар. Җиңүчене әзерләгән укытучы да грамота белән бүләкләнде. Ул химия укытучысы Ирина Матвеева. Оештыручылар билгеләвенчә, "Олимпка юл"...
-
Район һәм мәктәп горурлыгы
Аксубай районы укучылары уңышлары белән сөендерүләрен дәвам итәләр. Иске Ибрай мәктәбеннән 6 сыйныф укучысы Фәнил Хөснетдинов "Олимпка юл" республикасы олимпиадасында призер булды. Муниципаль этапта ул икенче урынны алды һәм Аксубай командасы составында беренче тапкыр республика бәйгесендә катнашты. Һәм командадан берүзе призлы урынны яулады. Аның уңышын математика укытучысы Роза Ибраһимова да...
-
Инновацияләр өчен
Мәгариф бүлеге хәбәр иткәнчә, Аксубайдан ике укытучы призер булган. "Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея" XIII республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча "Белем бирүдә инновацияләр" номинациясендә В.Ф. Тарасов исемендәге Иске Мокшино урта мәктәбенең математика укытучысы Валентина Михайлова һәм туган якны өйрәнүче Ирина Степанова призерлар булдылар. Алар "ТРның Аксубай муниципаль районы...
-
Бильярд – төгәл уен
"Дельфин" ябык бассейн базасында бильярд буенча Раштуа турниры узды. Бу башваткыч, зур игътибар һәм төгәллек таләп иткән турнирда унга якын уенчы катнашты. Белгәнебезчә, рус бильярды аның көнбатыш төреннән аермалы буларак, күпкә җитдирәк һәм таләпчәнрәк. Нәтиҗәдә Аксубай Раштуа турниры җиңүчеләре булып Сергей Пименов, Александр Перепелкин һәм Геннадий Пименов танылдылар.
-
Раштуа алдыннан турнир
Сәламәтлек ункөнлегендә үзәк боз шугалагында яшьләр командалары арасында хоккей турниры узды. Хоккей баталияләре көн уртасында ук башланып китсә дә, кичке сәгать 6да гына төгәлләнде. Киеренке көрәшне көчле җил дә куа алмаган җанатарлар тамаша кылды. Тамашачыларның алкышлары астында призер командаларга Кубок һәм грамоталар тапшырылды. Аксубай җыелма яшьләр командасы турнир җиңүчесе булды....
-
Хоккейда беренче җиңүләр
Аксубай студентлары көндәшләрен җиңделәр. Нурлат аграр техникумы базасында урта һөнәри оешмаларда белем алучылар арасында зональ хоккей ярышлары үтте. Ярышларда Нурлат, Болгар, Алексеевск командалары һәм безнең егетләр көч сынашты. Аксубай универсаль технологияләр техникумы студентларына җиңел булмаган ярышларда беренче урынны яулап, финалга чыгу бәхете елмайды.
-
Иҗатта да көчлеләр
Аксубай студентлары республика фестивале призерлары булдылар. Республикабыз мәркәзендә сәламәтлекләре чикле студентлар өчен иҗат фестивале үтте. Аксубай универсаль технологияләр техникумы студентлары Дамир Ганибаев һәм Екатерина Горбунова бәйгедә "Декоратив-кулланма сәнгать" юнәлеше буенча катнаштылар. Дамир "Алтын инә" номинациясендә - беренче, "Мин - рәссам" номинациясендә өченче урынны алды. Екатерина "Квиллинг" номинациясендә бронза призер булды....
-
Бадминтон уйнаучы иң көчле гаиләләр арасында
Казанның бадминтон үзәгендә яңа елда беренче - "Татарстанның бадминтон уйнаучы гаиләсе" ярышлары үтте. Анда республиканың шәһәр һәм районнарыннан 93 команда катнашты, шул исәптән безнен Аксубай районыннан да. Уеннар дүрт төркемдә үтте. Иске Тимошкинодан Мулеевлар гаиләсе "А" төркемендә өченче призер булды.