Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Мөрәҗәгать

Хөрмәтле Аксубай районы гражданнары! 30 нчы елларда ил буенча массакүләм репрессия дулкыны үтте-бу илне социализмга алып керү юлында класслар көрәшен кискенләштерүдә сталин концепциясе булды. Бу бигрәк тә авыл хуҗалыгын күмәкләштерү чорында крестьяннарга көчле йогынты ясады. Әлеге компания И.В.Сталинның «башка күтәрелә алмаслык итеп йодрыкларга» дигән чакыруыннан башлана. Безнең ватандашларыбызның берничә буынына...

Хөрмәтле Аксубай районы гражданнары!


30 нчы елларда ил буенча массакүләм репрессия дулкыны үтте-бу илне социализмга алып керү юлында класслар көрәшен кискенләштерүдә сталин концепциясе булды.
Бу бигрәк тә авыл хуҗалыгын күмәкләштерү чорында крестьяннарга көчле йогынты ясады.
Әлеге компания И.В.Сталинның «башка күтәрелә алмаслык итеп йодрыкларга» дигән чакыруыннан башлана. Безнең ватандашларыбызның берничә буынына кичерергә туры килгән фаҗиганың тирәнлеген күз алдына китерүе авыр.
Сәяси репрессияләрнең билгеләнеш фактлары архив учреждениеләреннән, эчке эшләр органнарыннан, шулай ук яшәү урыны буенча суд тәртибендә шаһитлар биргән мәгълүматларга нигезләнеп алынган.
Архив мәгълүматларына караганда, Аксубай районында 538 кеше раскулачить ителгән.Әмма администрация, район ветераннар советы район халкына бер гаепсезгә җәза күргән бер генә кешенең дә исеме билгесез калмасын өчен туганнары, авыл кешеләре турында халыктан сораштырып булса да мәгълүматлар җыю үтенече белән мөрәҗәгать итә. Раскулачить ителгән кешеләрнең гаиләләре, яшь балалары белән бергә сөргенгә җибәрелгәннәр бит.
Без үз алдыбызга районның раскулачить ителгән, сәяси репрессияләнгән кешеләренең исемнәрен мәрмәр плитәгә язып мәңгеләштерү бурычын куйдык. Әмма бу финанс чыгымнары таләп итә.
Менә шуның өчен район гражданнарына булдыра алганча матди ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итәбез. Безнең бурыч -гаепсез зыян күрүчеләрнең исемнәрен мәңгеләштерү, без моны эшләмәсәк, түгелгән канлы күз яшьләре өчен Ходай безне гафу итмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев