Аксубаево
  • Рус Тат
  • БЕЗНЕҢ КӨЧ – БЕРДӘМЛЕКТӘ, БАШКА ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕНДӘ

    Моны Чуаш милли-мәдәни автомономиясенең отчет конференциясендә Чуаш Милли Конгрессы җитәкчесе Николай Угаслов та билгеләп үтте. -Меңнәрчә еллар без рус, татар халкы белән бергә дус, тату гомер кичерәбез, - дип дәвам итте Угаслов. -Без бурычларны бергәләп билгелибез, аларны бергәләп хәл итүе дә җиңел. Отчет конференциясендә, урамда 30 градус салкын булуга карамастан,...

    Моны Чуаш милли-мәдәни автомономиясенең отчет конференциясендә Чуаш Милли Конгрессы җитәкчесе Николай Угаслов та билгеләп үтте.


    -Меңнәрчә еллар без рус, татар халкы белән бергә дус, тату гомер кичерәбез, - дип дәвам итте Угаслов. -Без бурычларны бергәләп билгелибез, аларны бергәләп хәл итүе дә җиңел.

    Отчет конференциясендә, урамда 30 градус салкын булуга карамастан, Татарстанның 24 районыннан вәкилләр катнашты, Милли вәкиллек җитәкчеләре һәм актив җәмәгатьчеләр дә килде. Республика җитәкчелегенең катнашуы чарага тагын да абруй өстәде.

    -2014 ел безнең өчен үзенчәлекле ел булды, - диде район башлыгы Камил Гилманов, - мәдәният, спорт өлкәсендә зур уңышларга, җиңүләргә ирештек. Бездә милләтне аеру дигән нәрсә юк, әмма чуашларны һәр эштә дә актив халык дип билгеләп үтәсе килә. Хезмәткә, тырышлыкка килгәндә - чуаш авылларында карап туймаслык мәһабәт йортлар калкып чыга, спортта, мисалга, дөнья чемпионнарын тәрбияләгән Александр Скворцовны гына алыйк.

    Район җитәкчесе барысын да Раштуа бәйрәме белән тәбрикләде, уңышлар һәм сәламәтлек теләде.

    -Чуаш милли-мәдәни автономиясе - барлык акцияләрдә актив катнаша, ул үткәргән чаралар хөрмәткә лаек, - дип ассызыклады ТР Президенты департаментының эчке сәясәт мәсьәләләрен тормышка ашыру буенча идарә җитәкчесе Данил Мостафин. - Мин бу башлангычларны хуплауда мәдәният, мәгариф министрлыкларына рәхмәтемне белдерәм. 2015 ел да мәдәниятны һәм телне үстерү, моңа яшьләрне дә җәлеп итү өчен уңышлы ел булыр дип уйлыйм.

    Узган елның милли сәясәтне актив тормышка ашыру елы булуы турында Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе урынбасары Николай Владимиров, «Хыпар» нәшрияты директоры Валерий Тургай сөйләде. Алар барысы да Татарстан чуашларының актив булуларын билгеләп үттеләр.

    -Бер ел эчендә республика күләмендә күпсанлы чаралар оештырылды һәм уздырылды, - диде Татарстан ЧММА җитәкчесе Константин Яковлев. - Күчмә семинарлар, Идел буе һәм Урал буенча сәяхәт, спорт ярышлары, балалар өчен бәйрәмнәр, уку алдынгыларының слетлары һәм җәйге ялларын оештыру, мемориаль комплекслар ачу һәм ел саен уздырыла торган фестивальләр - аларга йөзләрчә һәм меңнәрчә кеше җәлеп ителгән, һәр районда, шулай ук Казанда да без җитәкчелек тарафыннан ярдәм һәм хуплау тыябыз. Моның өчен аларга аерым рәхмәт әйтәсе килә.

    Конференциядә катнашучылар барлык чыгышларны да тыңлаганнан соң киләчәккә планнар билгеләделәр. Балалар бакчаларында сабыйларга татар телен өйрәтү буенча методик әсбаплар кайтару тәкъдиме дә яңгырады.

    «Сувар» республика газетасы мөхәррире Константин Малышев, тиздән электрон язмаларда чуаш телендә мультфильмнар пәйда булачак, диде. Җиңүнең 70 еллыгына чуаш телендә солдат җырларына бәйге оештырыла. Алдан районнарда сайлап алу турлары уза, ә аннан соң җиңүчеләр Казанга барачак.

    Константин Яковлев, этник үрнәктәге бизәлешкә кызыксыну уяту, телне үстерү һәм кече яшьтән үк балаларда туган телгә мәхәббәт уяту өчен «Иң яхшы чуаш авылы», «Иң яхшы чуаш теле укытучысы», «Иң яхшы чуаш мәктәбе» һ.б. бәйгеләр оештырырга тәкъдим итте. Әйтергә кирәк, әлеге мәсьәләгә кагылышлы Чуашстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының көчен берләштерү тәкъдиме дә яңгырады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: