Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Совет утырышы

Район Советының өченче утырышы Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһудин һәм Мөхәммәт Хөснетдинов катнашында узды. Утырышны Совет Рәисе - район башлыгы Камил Гилманов алып барды. Аксубай муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе Ольга Сетрова депутатларны 2016 елга район бюджеты, шулай ук Аксубай муниципаль район Советының 2015 елга, 2016 һәм 2017 елларның...

Район Советының өченче утырышы Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Шамил Яһудин һәм Мөхәммәт Хөснетдинов катнашында узды.


Утырышны Совет Рәисе - район башлыгы Камил Гилманов алып барды. Аксубай муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе Ольга Сетрова депутатларны 2016 елга район бюджеты, шулай ук Аксубай муниципаль район Советының 2015 елга, 2016 һәм 2017 елларның план чорына бюджеты турындагы карарга кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды.

Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рәис Галиев Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә якынча йомгак ясады һәм киләсе елга үсеш перспективаларын билгеләде.

Район прокуроры урынбасары Лариса Горожанкина үз чыгышында Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында канунлык һәм хокук тәртибе торышы турында бәян итте. Россия МВДның Аксубай районы бүенча полиция бүлеге җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Сергей Черников бүлекнең оператив-хезмәт эшчәнлеге белән таныштырды. Район гражданнарыннан кергән мөрәҗәгатьләр белән эшләү турында Советның җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек һәм оештыру-методик эш алып бару бүлеге җитәкчесе урынбасары Елена Зайцева хисап тотты. Аксубай муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Светлана Крайнова Аксубай муниципаль районы милкендә булган җир участокларына карата сервитут билгеләү турындагы килешү буенча түләү күләмен билгеләү тәртибе белән таныштырды. Аксубай муниципаль районы Башкарма комитетының кадрлар бүлеге җитәкчесе Надежда Крайнова Аксубай муниципаль районы Башкарма комитеты структурасына үзгәрешләр кертүне һәм муниципаль хезмәт вазыйфалары реестрын тәкъдим итте. Көн тәртибенә кертелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев