Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Салымны – яңача

2015 ел өчен милек салымын түләү вакыты (җир, транспорт салымы һәм физик затларга милеккә салына торган салым) 2016 елның 1 декабренә кадәр билгеләнгән. Салым түләү турындагы белдерү 2016 елның 1 ноябренә кадәр киләчәк. 2015 елдан салым базасы салым салына торган һәр объектка карата, салым чоры булып торган елның 1 гыйнварына...

2015 ел өчен милек салымын түләү вакыты (җир, транспорт салымы һәм физик затларга милеккә салына торган салым) 2016 елның 1 декабренә кадәр билгеләнгән.

Салым түләү турындагы белдерү 2016 елның 1 ноябренә кадәр киләчәк. 2015 елдан салым базасы салым салына торган һәр объектка карата, салым чоры булып торган елның 1 гыйнварына дәүләт кадастрында билгеләнгән кадастр бәясе буларак билгеләнә.

- Элек салым түләүдән азат ителгән гражданнарның исемлеге тулысынча саклана: 1,2,3 төркем инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларга тиңләшкән затлар, пенсионерлар, - дип әйтте салым хезмәте инспекторы Денис Миронкин. - Әмма ташлама бер йорт, бер фатир һәм бер гаражга гына каралган.

Кадастр бәясеннән чыгып салым түләүче калган кешеләр өчен торак объектлар салымы базасын киметү каралган: бүлмәнең 10 кв. метры, фатирның - 20 һәм торак йортның 50 кв. метры.

Салым органнары кадастр бәясе турындагы Росреестр һәм җирле үзидарә органнарының ставкалар, ташламалар турындагы мәгълүматлары нигезендә салым бәясен исәплиләр. Үз милекләренең кадастр бәясе күләмен гражданнар Росреестр сайтына кереп белешә алалар.

Шәхси кабинеттан файдаланучы физик затларга, 2016 елның 1 маенда кабул ителгән №130-ФЗ Федераль законы нигезендә документлар почта аша түгел, ә инде электрон вариантта шәхси кабинетка җибәреләчәк.

Физик затлар тарафыннан милек өчен салым түләү кагыйдәләре һәм тәртибе турындагы җентекле мәгълүматны түбәндәге адрес буенча урнашкан салым инспекциясендә алу мөмкин: Аксубай районы, ш.т. Аксубай бистәсе, Ленин урамы, 8 нче йорт.

Телефоннар: 2-85-93, 2-77-80.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев