Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Майда зыян күрүчеләр күп булды

Роспотребнадзор идарәсе хәбәр иткәнчә, май аенда хайваннар тешләвеннән зыян күргән кешеләр саны арткан. Эт тешләп кенә дә 12 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның алтысы район үзәгендә зыян күргән. 2 очрак Культура поселогында була. Зыян күрүчеләр арасында 9 яшьлек малай да бар. Районда этләрдән кала кешегә күсе ташлануы да теркәлгән. Төнлә күсе...

Роспотребнадзор идарәсе хәбәр иткәнчә, май аенда хайваннар тешләвеннән зыян күргән кешеләр саны арткан.

Эт тешләп кенә дә 12 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның алтысы район үзәгендә зыян күргән. 2 очрак Культура поселогында була. Зыян күрүчеләр арасында 9 яшьлек малай да бар.

Районда этләрдән кала кешегә күсе ташлануы да теркәлгән. Төнлә күсе йоклаган ана белән баланы тешләгән. Ә җәй башында бер мәче хатын-кызга ташланган. Бер елан чагу очрагы да теркәлгән.

Этләр асраучы Михаил Сулейманкин сүзләренә караганда, бу очраклар барысы да хайваннарның үрчү чоры белән бәйле.

- Әгәр дә сезне нинди дә булса хайван тешли икән, шунда ук медицина ярдәме алырга ашыгыгыз, - дип ассызыклады Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгеч-эксперты Алексей Тимирясов. - Тешләгәндә аның селәгәе белән кеше организмына котыру вирусы эләгә ала. Котыру - беренче билгеләре барлыкка килгәннән соң ике атна эчендә үлемгә китергән куркыныч авыру ул. Ләкин тешләгәннән соң шунда ук медицина ярдәме күрсәтелсә, авыруны дәвалап була.

Аксубайда тешләү очракларының күп булуы хуҗасыз этләрнең артуы белән бәйле.

- Этләрнең күпләп йөрүенә юлыккан кешеләр безгә, башкарма комитетка мөрәҗәгать иткәннәр иде инде, - дип белдерде бистә башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Кононов. - Билгеле санда мөрәҗәгатьләр килеп ирешкәннән соң без андый этләрне аулау белән шөгыльләнүче фирманы чакыртабыз.

Хайваннарны аулау таләп ителгәндә, "Хуҗасыз этләр" категориясен сайлап "Халык контроле"нә хәбәр итәргә. Моның өчен ерактан булса да хайванны фотога төшерергә кирәк.

Тешләгән этнең хуҗасы ачыкланганда, Гражданлык кодексына нигезләнеп эт хуҗасыннан суд тәртибендә матди зыян акчасын түләттереп тә була, - дип билгеләп үтте прокурор ярдәмчесе Ленар Яфизов. - Бу киемгә зыян килгән, дәвалануга тотылган акча һәм әхлаки зыян өчен түләү була ала. Эт - зыян китерергә сәләтле куркыныч объект, ә хуҗасы аның өчен җаваплы булырга тиеш.

Фото: 1.bp.blogspot.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев