Диванда ятканчы, сәяхәткә бар
ТР Дәүләт комитетының туризм буенча рәисе Сергей Иванов ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта яңа ел бәйрәмнәрен диванда ятып түгел, ә актив рәвештә сәяхәткә чыгып үткәрергә чакырды. -Казанда яшәүчеләр Болгар, Свияжск, Тәтеш һәм Чистайга бара, татарстанлылар исә Казан шәһәренең истәлекле урыннары белән таныша алалар, - дип әйтте ул. - Кунакханәдә яшәү,...
ТР Дәүләт комитетының туризм буенча рәисе Сергей Иванов ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта яңа ел бәйрәмнәрен диванда ятып түгел, ә актив рәвештә сәяхәткә чыгып үткәрергә чакырды.
-Казанда яшәүчеләр Болгар, Свияжск, Тәтеш һәм Чистайга бара, татарстанлылар исә Казан шәһәренең истәлекле урыннары белән таныша алалар, - дип әйтте ул. - Кунакханәдә яшәү, ашау-эчү һәм күңел ачу чаралары өчен уртача түләү бәясе дүрт мең сум. Катнашучыларны мәдәни-күңел ачу программасы белән атап үтелгән шәһәрләрнең музей комплекслары җитәкчеләре таныштырды. Аларның күпчелеге 2 гыйнвардан эшли башлый. Балалар өчен әкият геройлары катнашындагы чыршы бәйрәме оештырыла. Кирәк булганда өлкәннәр өчен дә чаралар оештырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев