Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Депутатта кабул итүдә

ТР Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов районда граҗданнарны кабул итте. Депутат ярдәмчесе Диләрә Фәрәхиева белән ул үзенә мөрәҗәгать иткән һәр кешенең зарын игътибар белән тыңлады. Очрашу вакытында, хәлгә аңлатма кертү өчен, төрле хезмәтләргә, республика ведомстволарына шалтыратты. Мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына җавап бирде һәм хәл итүдә җентекле якын килү таләп ителгәннәрен күз...

ТР Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов районда граҗданнарны кабул итте.

Депутат ярдәмчесе Диләрә Фәрәхиева белән ул үзенә мөрәҗәгать иткән һәр кешенең зарын игътибар белән тыңлады. Очрашу вакытында, хәлгә аңлатма кертү өчен, төрле хезмәтләргә, республика ведомстволарына шалтыратты. Мөрәҗәгать итүчеләрнең сорауларына җавап бирде һәм хәл итүдә җентекле якын килү таләп ителгәннәрен күз уңына алды.

- Аксубай районы халкы мөрәҗәгать иткән мәсьәләләрнең күпчелеге нигездә торак-коммуналь проблемаларга кагыла, - дип кабул итү эшенә йомгак ясады Мөхәммәтвәли Гомәр улы. - Күперләрнең, юлларның начар торышта булуы, су мәсьәләсе. Шунысына игътибар бирергә кирәк, аларның күпчелеге күмәк мөрәҗәгатьләр. Кешеләрне уртак проблемалар борчый. Аларны хәл итү өчен безнең мөмкинлекләребез бар. Шул исәптән район хезмәтләре белән үзара мөнәсәбәт тә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев