Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

“Бердәм Россия“ проектлары

"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге 30 дан артык партия проектларын гамәлгә ашыра. Татарстан - Россиядә 23 федераль һәм өстәмә 9 региональ партпроект эшләп килгән бердәнбер территория. "Бердәм Россия"нең Татарстан бүлеге партия проектлары Рөстәм Миңнеханов стратегиясе куйган халыкны социаль яклау, төбәктә сәламәтлек саклауны, белем бирүне, иҗтимаги институтларны үстерү, татарстанлыларның тормыш сыйфатын...

"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге 30 дан артык партия проектларын гамәлгә ашыра.

Татарстан - Россиядә 23 федераль һәм өстәмә 9 региональ партпроект эшләп килгән бердәнбер территория.

"Бердәм Россия"нең Татарстан бүлеге партия проектлары Рөстәм Миңнеханов стратегиясе куйган халыкны социаль яклау, төбәктә сәламәтлек саклауны, белем бирүне, иҗтимаги институтларны үстерү, татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшырту бурычларын хәл итә.

- "Бердәм Россия"дән социаль билгеләнешкә ия проектлар безнең районда да гамәлгә ашырыла. Шулар ярдәмендә зур һәм кечкенә авылларның күп кенә проблемалары хәл ителә, авылда тормыш сыйфаты яхшыра, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. - Районда партиянең төбәк социаль проектлары актив тормышка аша - ФАПлар, балалар бакчалары, мәктәпләр, ачык спорт мәйданчыклары, авыл клублары төзекләндерелә һәм төзелә, универсаль спорт залы сафка басты, спорт залларына ремонт ясала, юллар җәелә, авыл хуҗалыгы объектлары куллануга тапшырыла. Без район күләмендә хәл итә алган бар нәрсә дә - федераль, республика программалары һәм партия проектлары ярдәме белән тормышка аша.

"Бердәм Россия", шәһәр кешеләрен генә түгел, авыл халкын да социаль яклауга, тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, спортны үстерүгә аерым игътибар бирә. Партия әлеге юнәлешләрне үзенең турыдан-туры җаваплылык зонасы дип саный һәм федераль проектларны төбәкнекеләр белән өстәмә рәвештә көчәйтә. "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге партиясе эгидасы астында безнең районда төзелгән зур билгеләнешкә ия объектлар байтак. "Юность" универсаль спорт залы шундый беренче объект булды. Ул ачылган көннән алып үткән биш ел вакыт эчендә монда меңләгән ярышлар узды, баскетбол, волейбол, мини-футбол буенча спорт түгәрәкләре һәм секцияләр оештырыла, милли көрәш, самбо, кикбоксинг һәм бокс буенча күнегүләр алып барыла. Монда тренажер һәм гимнастика заллары бар. Спорткомплекс ишекләре барлык категория халык өчен ачык - балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрдән алып пенсионерларга һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә кадәр. 2015 елда гына да биредә 38340 кеше булган, шул исәптән 17612 өлкән яшьтәге кеше.

"Бердәм Россия" партиясенең "Балалар спорты" ("Ишегалды тренеры") федераль проекты ярдәме белән районда барысына да спорт белән шөгыльләнүдә мөмкинлекләр ачылды. 2013 елдан 2015 елга кадәрге чорда безнең районда урам тренажерлары белән 11 спорт мәйданы - баскетбол-волейбол, мини-футбол мәйданчыклары төзелде. Узган елда Аксубайда "дельфин" йөзү бассейны сафка басты.

Партиянең "Балалар бакчалары - балаларга" федераль проекты тормышка аша башлау белән Татарстанда биш йөзгә якын балалар бакчасы төзелде һәм капиталь ремонтланды. Биш ел эчендә Аксубай районында Түбән Татар Майнасы авылында мәктәп төзелде, ул балалар бакчасын да үз канаты астына алды, Аксубайда яңа балалар бакчасы куллануга тапшырылды, 11 мәктәп ремонтланды, балалар бакчалары мәктәп биналары түбәсе астына күчерелде. "Кояшкай" балалар бакчасы аксубайлылар өчен зур бүләк булды. Ул Аксубайның Төньяк-Көнбатыш өлешендә урнашкан һәм 260 урынга исәпләнгән. Районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина сүзләренә караганда, аның ачылуы белән Аксубай районында балалар бакчаларына чират проблемасы хәл ителде.

"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге инициативасы буенча "Тормыш сыйфаты - сәламәтлек" партия программасын гамәлгә ашыру - фельдшер-акушерлык пунктлары төзү аерым юнәлеш булды. ФАПлар бердәм модульле проект буенча төзелә, бу сыйфатны күтәрү һәм бәяләрне арзанайту мөмкинлеге бирә. Биш ел эчендә Аксубай районында модульле биш ФАП төзелде - Васильевкада, Чуаш Енорускиносында, Кызыл Тауда, Яңа Ибрайда, Ерепкинода, Сөнчәледә. Тагын ике фельдшерлык пункты Иске Ильдеряктә һәм Урмандеевода күп функцияле биналарда урын алган. Быел Яңа Аксубайда һәм Карасуда тагын ике модульле ФАП куллануга тапшырылачак.

- Безнең авылда фельдшерлык пункты иске, җимерек бинада урнашкан иде, күп функцияле үзәк төзелү белән без икеләтә сөендек - салада яңа мәдәният учагы пәйда булу белән бергә, фельдшерлык пункты да яңача эшли башлады. Ә бит Иске Ильдеряктә 600 кеше яши, 43е - 70 яшьтән өлкән, 18 яшькәчә - 124 бала, дүрт бала яңа гына туган. Күп функцияле үзәк өчен районга һәм республикага рәхмәтебез чиксез, - дип сөйли Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин.

"Авыл клубы" программасы кысаларында Емелькинода, Урмандеевода, Иске Ильдеряктә, Карасуда күп функцияле үзәкләр төзелгән.

Партиянең Татарстан төбәк һәм район бүлекләре тарафыннан республикада һәм безнең районда "Кадерле ветеран", "Мәктәпкә җыенырга булыш" һ.б. күп кенә проектлар тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев