Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Айрат Хәйруллин сентябрь сайлауларында катнашыр өчен документлар тапшырды

22 июль көнне Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин РФ Дәүләт Думасына сайлауларда катнашыр өчен документларын тапшырды. Хәйруллин «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан тәкъдим ителә һәм Түбән Кама округы буенча сайлана. Айрат Нәҗипович көрәшнең җитди булачагын аңлый, шулай да кәефе оптимистларча күтәренке: - Кәефем шәп, - диде ул безгә. - Бүген документларымны...

22 июль көнне Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин РФ Дәүләт Думасына сайлауларда катнашыр өчен документларын тапшырды.


Хәйруллин «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан тәкъдим ителә һәм Түбән Кама округы буенча сайлана. Айрат Нәҗипович көрәшнең җитди булачагын аңлый, шулай да кәефе оптимистларча күтәренке:

- Кәефем шәп, - диде ул безгә. - Бүген документларымны тапшырдым. Һәм асылда нәкъ менә бүгенге көннән сайлау алды көрәше башлана да. Барысы да закон буенча, гадел барачагына, безнең округтагы һәр сайлаучының үз кандидатын сайларга мөмкинлеге булачагына ышанам. Сайлау кампаниясендә җиңәргә өметләнгән һәр кандидатның бурычы - халыкның төрле катлаулары мәнфәгатьләрен яклый белү. Түбән Камада яшьләр бик күп, һәм бу яхшы күренеш! Шәһәрнең үсүе, экологик вазгыятьнең яхшыруы бик мөһим. Биредә туачак, аннан соң белем алачак һәр түбән камалыга үз туган шәһәрендә ихтыяҗ булырга тиеш.

Бүгенге көндә Түбән Кама бер мандатлы сайлау округы буенча 7 кандидат сайлау комиссиясенә документларын тапшырды. Әлеге округ буенча сайлауларда катнашыр өчен, бердәмроссияле Айрат Хәйруллин белән бергә, ЛДПР, «Гадел Россия», «Парнас»тан кандидатлар, һәм шулай ук ике коммунист һәм бер үз-үзен тәкъдим итүче гаризаларын тапшырды.

15 июль көнне Россия Үзәк сайлау комиссиясе «Бердәм Россия» партиясе исемлеген таныклады. Әлеге мизгелдән бер мандатлы кандидатлар округ сайлау комиссияләренә беренче документлар пакетын тапшыра башлыйлар. Моның өчен закон тарафыннан 23 июльгә кадәр вакыт бирелгән. Теркәлү өчен документларны тапшыру процессы ике этапта үтә. Беренче пакетны тапшырганнан соң, бер мандатлы округ буенча сайланучы кандидатлар өч көн эчендә махсус сайлау счеты ачалар. Барлык агитация чаралары әлеге счеттан финансланырга тиеш була. Аннан соң округ сайлау комиссиясенә икенче документлар пакетын (3 августка кадәр) тапшырырга кирәк, һәм 10 көн эчендә комиссияләр кандидатны теркәү турында карар кабул итәләр. Шулай итеп, Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларның барысының да фамилияләре 13 августтан да соңга калмый билгеле булачак.

Исегезгә төшерик, 27 июньдә «Бердәм Россия» федераль съезды республика партия исемлеге буенча депутатлыкка - 14 һәм Татарстанның бер мандатлы округлары буенча 6 кандидатны раслады. Республика буенча «Бердәм Россия» партия исемлеген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде.

Хәзерге вакытта 6 бер мандатлы сайлау округы буенча депутатлыкка 46 кандидат тәкъдим ителгән. Барлык 6 бер мандатлы сайлау округы буенча 4 парламент партиясе, һәм шулай ук «Россия коммунистлары» һәм «Родина» үз кандидатларын күрсәттеләр. «Парнас» - 4 кандидат, «Яблоко» - 3 һәм «Гаделлек өчен пенсионерлар партиясе» 1 кандидат тәкъдим итте. 2 кеше сайлауларда үз-үзен тәкъдим итү юлы белән катнашырга уйлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев