Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Автотранспорт туктаусыз хәрәкәт итәчәк

Район башкарма комитеты кышкы чорда район территориясендә автотранспортның туктаусыз хәрәкәтен тәэмин итүгә кагылышлы карарны кабул итте. Юлчылар уртак файдаланудагы автомобиль юлларын тиешле тәртиптә тотуга бәйле чаралар комплексын эшләү өстенә экстремаль шартларда, кар күпләп яуган очракларда өстәмә техника җәлеп итүне, һәр 10-15 метрга урнаштырылачак комлы-тозлы катнашмалар складын булдыруны һәм шулай ук...

Район башкарма комитеты кышкы чорда район территориясендә автотранспортның туктаусыз хәрәкәтен тәэмин итүгә кагылышлы карарны кабул итте.

Юлчылар уртак файдаланудагы автомобиль юлларын тиешле тәртиптә тотуга бәйле чаралар комплексын эшләү өстенә экстремаль шартларда, кар күпләп яуган очракларда өстәмә техника җәлеп итүне, һәр 10-15 метрга урнаштырылачак комлы-тозлы катнашмалар складын булдыруны һәм шулай ук бозлавык вакытында төшү һәм күтәрелү урыннарын да игътибарга алуны күздә тоталар. Әйтергә кирәк, Аксубайның юл хезмәткәрләре кышка ныклап коралланган. Бу турыда башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов хәбәр итте.

- Кышкы чорга без 6 мең тонна комлы-тозлы катнашма запасын булдырдык. Комбинацияле 7 юл машинасы, 3 автогрейдер, 4 төягеч, 4 МТЗ, "Урал" машинасы базасында 1 шнекоротор әзерлек линейкасына куелган, - дип шәрехләде юл участогы директоры Фәнис Сафин. - Алар торак пунктларга кадәрле һәм төбәк билгеләнешендәге юлларны тәртиптә тотачак.

Ә торак пунктлар эчендәге юллар торышы исә авыл җирлекләренә йөкләнгән. Башкарма комитет күрсәтмәсе белән авыл җирлекләре башлыкларына махсус техникасы булган предприятиеләр һәм оешмалар белән юлларны кардан чистартуга килешү төзергә киңәш ителде.

Фото: krudor.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев