Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Аксакаллар шурасы рәисе – Аксубайда

Аксубайда имамнар, дин тотучылар һәм район җитәкчеләренең киңәйтелгән утырышы булып үтте. Имамнарның быелгы утырышы ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы аксакаллар шурасы рәисе, ТР мөфтияте киңәшчесе Айрат хәзрәт Аюповның килүе белән истәлекле булды. Утырыш башланганчыга кадәр Айрат хәзрәт Аюпов, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров, район башлыгы Камил Гилманов, район мөхтәсибәте...

Аксубайда имамнар, дин тотучылар һәм район җитәкчеләренең киңәйтелгән утырышы булып үтте.

Имамнарның быелгы утырышы ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы аксакаллар шурасы рәисе, ТР мөфтияте киңәшчесе Айрат хәзрәт Аюповның килүе белән истәлекле булды.

Утырыш башланганчыга кадәр Айрат хәзрәт Аюпов, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров, район башлыгы Камил Гилманов, район мөхтәсибәте каршындагы аксакаллар шурасы рәисе Заһит Ганиев, мөхтәсибәтнең агымдагы эшләрен тикшереп, түгәрәк өстәл артында очрашу үткәрделәр.

Утырыш бергәләп гыйбадәт кылу һәм Коръән сүрәләрен укудан башланды.

Җыелган имамнарны, аксакалларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде:

Бүген сез халык, шул исәптән яшьләр арасында зур тәрбия эше алып барасыз. - Бүгенге җыелышта Айрат хәзрәт Аюповның да катнашуы сөендерә. Уртак эшебез белән без, башка конфессияләр белән дустанә мөнәсәбәтне ныгытып, экстремизмга каршы көрәш алып барабыз.

Үзенең чыгышын Айрат хәзрәт Аюпов та шул ук фикерләр белән йомгаклады. Аксубайлыларга - мәдрәсәләрне җәелдергән, яшьләргә дини тәрбия биргән өчен һәм район җитәкчелегенә дини эшләрдә һәрьяклап ярдәм иткән, мөхтәсибәткә булышкан өчен рәхмәт әйтте.

Үзенең чыгышы буенча ул ислам дине тарихына экскурсия үткәрде, экстремистик агымнарның, ислам диненә ышыкланып, Коръән сүрәләренең асылына төшенмәүләренә җентекләп тукталды. Кыскача ТР мөселманнары Диния нәзарәте эше турында сөйләде, имамнар алдына бурычлар куйды.

Җыелучылар алдында районның имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров чыгыш ясады. Ул район мөхтәсибәтенең агымдагы эшләре, якынлашып килүче Рамазан ае, фитыр һәм фидия сәдакалары, тәравих намазлары турында сөйләде.

Имамнар сораулар бирделәр, кунак һәм район җитәкчелегенә үтенечләрен белдерделәр. Камил Камал улы якын көннәрдә Ислам динен кабул итү бәйрәм ителәчәк Изге Болгар җиренә баруда транспорт белән тәэмин итү мәсьәләсен үз өстенә алды.

Җылы аралашу АТУТ директоры Фәрхат Аюпов оештырган табын артында дәвам итте. Имамнар район башлыгы Камил Гилмановка һәм АТУТ директоры Фәрхат Аюповка шундый файдалы һәм үтемле очрашу оештырганнары өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Җыелыш үзәк мәчеттә өйлә намазы уку белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев