Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

01 хезмәте

Үткән атнада Яңа Александровка авылында янгын очрагы була. Бу турыда хәбәр 12 июнь көнне Глонасс системасы буенча 112 номерына килеп ирешә. Ундүрт минуттан соң янгын бүлеге расчеты вакыйга урынына килеп җитә - янгын телләбе шәхси өй түбәсен камап алган була. Йорт хуҗасы сүзләренчә, өйдә беркем дә булмый. Утның өй эченә...

Үткән атнада Яңа Александровка авылында янгын очрагы була.

Бу турыда хәбәр 12 июнь көнне Глонасс системасы буенча 112 номерына килеп ирешә. Ундүрт минуттан соң янгын бүлеге расчеты вакыйга урынына килеп җитә - янгын телләбе шәхси өй түбәсен камап алган була. Йорт хуҗасы сүзләренчә, өйдә беркем дә булмый. Утның өй эченә таралу куркынычы туа. Янгын сүндерүчеләр, кеше булмавына инаныр өчен, өй эчен тикшерәләр һәм ялкын телләренә киртә куярга керешәләр.

Нәтиҗәдә ут өй түбәсенең бөтен мәйданына зыян сала һәм алгы бүлмә түшәме яна. Янгынның сәбәбе ачыклана.

Коткаручылар искәртә: җәйге чорда ут белән эш иткәндә аеруча да сакчыл булырга кирәк - кабызылган мунчаларны караучысыз калдырмаска, мичләрнең артык кызуына юл куймаска, биналар янәшәсендә учак якмаска. Печән әзерләү чорында аны биналар һәм корылмалар янәшәсендә өймәскә, әгәр дә печән йорт тирәсенә киптерергә җәелгән икән - очраклы кабынган шырпы яки ташланган тәмәке төпчегеннән ут чыгуга юл куймас өчен, аны һәрвакыт карап, тикшереп торырга. Һәм, елның нинди фасылына карамастан, электр үткәргечләренең һәм электр җиһазларының төзексезлегенә юл куймаска.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев