Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Йөз процентлы диспансерлаштыру

Аксубай районының биш меңгә якын кешесе диспансерлаштыру үтте. Диспансерлаштыру күләме йөз процент тәшкил итә. Профилактикалау бүлеге мөдире Люция Исмәгыйлева билгеләп үткәнчә, диспансерлаштыру сөт бизе, простата, аналык яман шеш авыруларын иртә стадиядә ачыклау мөмкинлеге биргән. Шулай ук гипертония авырулы һәм канында шикәр күләме күп булган кешеләр дә ачыкланган. -Диспансерлаштыру кешеләргә үзләренең...

Аксубай районының биш меңгә якын кешесе диспансерлаштыру үтте.


Диспансерлаштыру күләме йөз процент тәшкил итә. Профилактикалау бүлеге мөдире Люция Исмәгыйлева билгеләп үткәнчә, диспансерлаштыру сөт бизе, простата, аналык яман шеш авыруларын иртә стадиядә ачыклау мөмкинлеге биргән. Шулай ук гипертония авырулы һәм канында шикәр күләме күп булган кешеләр дә ачыкланган.

-Диспансерлаштыру кешеләргә үзләренең сәламәтлекләрен контрольдә тотарга, авыруларны иртә стадиядә ачыкларга ярдәм итә, киләчәктә җитди сырхаулардан саклап кала, - дип сөйли Люция Гариф кызы. - Безнең районда куркынычлык факторы аз түгел. Тәмәке тартучылар, спиртлы эчемлек кулланучылар, начар тукланучы кешеләр күп. Алар әлеге начар гадәтләрнең яңа сырхаулар китереп чыгаруын истә тотарга тиеш. Бер кешене комплекслы тикшерү сәламәтлек саклау органына мең ярым сумга төшә. Бу акчаны дәүләт безгә сәламәтлегебезне саклау, эш сәләтебезне югалтмас өчен бүлеп бирә.

Быел 1992, 1995 һәм аннан соң өч ел аша туган кешеләр диспансерлаштыру үтәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев