Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Юллар игътибар сорый

Министлар Кабинетында һава торышының юл йөрү куркынычсызлыгына тәэсире һәм юл оешмаларының кышкы шартларга әзерлеген ачыклау буенча видеобрифинг узды. Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы билгеләп үткәнчә, көз-кыш вакытларында машина йөртүчеләр һава торышы үзгәрү шартларында үтәлә торган кагыйдәләргә буйсынмаганлыктан, юл транспорт һәлакәтләренең күләме арта. Кызганычка каршы, мисалга китерергә мондый аяныч хәлләр бар инде....

Министлар Кабинетында һава торышының юл йөрү куркынычсызлыгына тәэсире һәм юл оешмаларының кышкы шартларга әзерлеген ачыклау буенча видеобрифинг узды.


Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы билгеләп үткәнчә, көз-кыш вакытларында машина йөртүчеләр һава торышы үзгәрү шартларында үтәлә торган кагыйдәләргә буйсынмаганлыктан, юл транспорт һәлакәтләренең күләме арта. Кызганычка каршы, мисалга китерергә мондый аяныч хәлләр бар инде.

2014 елның 20 октябрендә Чирмешән районыннан 53 км ераклыктагы Кузайкино-Нурлат юлында 22.30 сәгатьтә якынча мәгълүматларга караганда, 1986 елгы УАЗ автомобиле йөртүчесе юл йөрү куркынычсызлык кагыйдәләренең 9.1, 10,1 пунктын үтәмичә, тизлекне арттырып каршы як полосага чыга һәм Рено Премиум автомобиленә килеп бәрелә. УАЗ автомобиленең шоферы һәм аның янында утырган 1982 елда туган яшь кыз хастаханәгә озатыла. Машина йөртүче алган тән җәрәхәтләреннән үлеп китә. УАЗ автомобиле тәгәрмәчләрен кышкыга алыштырып өлгермәгән була.

Машина йөртүчеләргә тәгәрмәчләрне кышкысына алыштырганда аларның ышанычлы булуына да игътибар итәргә кирәк. Тәгәрмәчле транспортлар иминлеге турындагы Техник регламент буенча җәйге шиналарның протектор биеклеге 1,6 ммдан ким булмаска, ә кышкы һәм төрле сезонда кулланыла торганнарының - 4 ммдан да ким булмаска тиеш. Тәгәрмәч протекторының иң кулай тирәнлеге - 8 мм. Әгәр ул 6 ммга кадәр кимесә, машинаның туктау аралыгы 20 %ка, әгәр 4 ммга кадәр кимесә, бу күрсәткеч 1,5 тапкырга арта. Протектор тирәнлеге 2 мм булса, туктау аралыгы 70%ка арта.

Брифингта көзге-кышкы период машина йөртүчеләр өчен генә түгел җәяүлеләр өчен дә куркыныч булуын искәрттеләр. Татарстан ЮХИДИ хезмәте җәяүлеләргә яктылык кайтаручы полосалары булган өске кием кияргә тәкъдим итә.
Юлларда имин йөрү өчен машина йөртүчеләр юллар торышы һәм күрү мөмкинлегенә карап, тиешле имин тизлекне сайларга тиешләр. Каршы як полосага яки юл читенә чыгып, үзеңә дә юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләргә дә куркыныч тудырмаска тырышырга һәм ерак юлларга йөрүдән тыелып торырга кирәк.
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин юл хезмәткәрләре исеменнән 18 октябрьдә һава торышы шартларын исәпкә алып, федераль һәм региональ әһәмияткә ия булган автомобиль юлларын чистарту өчен тәүлек буе дежур тору оештырылган, дип рапорт бирде.

Кыш көне юлларны карау эше билгеле бер тәҗрибә таләп итә. Республикада "Татавтодор" ҖЧҖ, "Татнефтедор" ААҖ, "Алексеевскдорстрой" ҖЧҖ, "Каздорстрой" ҖЧҖ дигән зур подряд оешмалар эшли. Безнең районда бу эшне "Татавтодор" ҖЧҖнең Аксубай филиалы башкара. Аның карамагында 7 катнаш юл машинасы, 3 автогрейдер, "Caterpillar" базасындагы 1 бульдозер, "Урал" базасындагы бер шникоротор, кар җыю җайланмасы белән җиһазландырылган 4 МТЗ, 3 төягеч. Барлык техника да ГЛОНАСС системасына тоташтырылган һәм кышкы сезонга йөз процент әзер. Юлларга сибү өчен 4235 тонна ком-тоз кушылмасы, 500 тонна тоз әзерләп куелган. Һава шартлары кинәт үзгәреп китүне тиз арада күрсәтү өчен Татарстан автомобиль юлларында 26 автомат юл метеостанциясе эшли. Министрлыклта тәүлек буе оператив хезмәт эшли, телефоны 291-91-91, анда шулай ук автомобиль юлларының торышы турында да мәгълүматлар кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев