Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Явызлык белән көрәш

Үткән атнада Чирмешән районында «Ришвәткә каршы көрәш һәм җәмәгать контролен оештыру максатларында СМИ һәм гражданнар оешмасы иниститутларының үзара нәтиҗәле эше» темасына зона семинар-киңәшмә үтте. Семинар Чирмешән районы хакимиятенең утырышлар залында барды. Анда тугыз районнан вәкилләр-баш мөхәррирләр, ришвәткә каршы комиссия секретарьлары катнашты. Җыелучылар алдында хакимият, республиканың ришвәткә каршы сәясәт һәм эш...

Үткән атнада Чирмешән районында «Ришвәткә каршы көрәш һәм җәмәгать контролен оештыру максатларында СМИ һәм гражданнар оешмасы иниститутларының үзара нәтиҗәле эше» темасына зона семинар-киңәшмә үтте.



Семинар Чирмешән районы хакимиятенең утырышлар залында барды. Анда тугыз районнан вәкилләр-баш мөхәррирләр, ришвәткә каршы комиссия секретарьлары катнашты. Җыелучылар алдында хакимият, республиканың ришвәткә каршы сәясәт һәм эш алып бару буенча структуралар вәкилләре чыгыш ясадылар.
Чараны Чирмешән районы башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин ачты. Җыелучылар алдында «ТР Ришвәткә каршы комитет» Иҗтимагый төбәк оешмасы җитәкчесе Марат Хафизов, ТР Юстиция урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, «Татмедиа» ААҖ гендиректоры киңәшчеләре Владимир Шевчук, Линар Әхмәтов һ.б. чыгыш ясадылар.
Чыгышларда республиканың тематик торышына анализ ясалды, әлеге очрашуга халыкның киң катламын, иҗтимагый оешмаларны һәм массакүләм мәгълүматларны җәлеп итү турында сүз алып барылды. Ришвәткә каршы көрәш буенча эшне яхшырту һәм әлеге проблеманы яктыртуны көчәйтү тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев