Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Яктылык һәрвакыт кирәк

Җомга көнне ике-Яңа һәм Иске Ибрай авыл җирлекләрендә районның авыл җирлекләре башлыклары катнашында эшлекле киңәшмә үтте. Аның эшендә район башлыгы Камил Гилманов, аның урынбасары Юныс Хәмидуллин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, электр челтәрләре начальнигы Марат Сруртдинов һәм «Чистай челтәрләр компаниясе» ААҖ инженеры Рөстәм Әхмәтов катнашты. Район башлыгы бүгенге көндә...

Җомга көнне ике-Яңа һәм Иске Ибрай авыл җирлекләрендә районның авыл җирлекләре башлыклары катнашында эшлекле киңәшмә үтте.


Аның эшендә район башлыгы Камил Гилманов, аның урынбасары Юныс Хәмидуллин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, электр челтәрләре начальнигы Марат Сруртдинов һәм «Чистай челтәрләр компаниясе» ААҖ инженеры Рөстәм Әхмәтов катнашты.
Район башлыгы бүгенге көндә актуаль булган торак пунктлар урамнарын яктырту мәсьәләсен күтәрде. Бүгенге көндә районда энергосаклагыч яктырткычлар урнаштыру, электр челтәрләре кабелен һәм бишенче үткәргечне сузу эше алып барыла. Әйтик, Иске Ибрайда гына да - 98, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә 163 яктырткыч урнаштырасы бар. Әгәр күпчелек торак пунктларда эш урыныннан кузгалган булса, 14 торак пунктта күзгә төртсәң дә берни күренми. Ә бит мөселманнарның Рамазан ае бара һәм дин тотучылар мәчетләрдән соң гына кайтып, иртәнге намазга да караңгыда баралар.
-Төзелеш алып бару сезоны тиздән тәмамланачак, менә шуның өчен яктырткычлар кую эшен тизләтергә кирәк,-дип билгеләп үтте Камил Камалович,-Шуның белән бергә җирлекләр территориясендә юллар белән дә социаль-мәдәни объектларны ремонтлау һәм җылыту сезонына хәзерләү планында да -иртәгә проблема килеп тумасын өчен, бүген тулы куәткә һәм намуслы эшләргә кирәк.
Район башлыгы шулай ук авыл җирлекләре башлыкларын читтән күзәтүчеләр генә булып тормаска, ә урак өстендә төрле яклап ярдәм күрсәтергә, авылларны төзекләндерүдә булышырга сәләтле спонсорларны җәлеп итә белергә чакырды.
Район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллин үз чыгышында яктырту темасына кагылды һәм авыл җирлекләре башлыкларын әлеге мәсьәләгә җаваплы карарга өндәде, чөнки яктырту-ул торак пунктларның һәм тулаем район йөзе. Әлеге эшне башкару өчен средство кирәк һәм моның өчен өстәмә керемнәр дә тулысынча файдаланылырга тиеш, дип искәртте ул. Район башлыгы урынбасары агымдагы мәсьәләләрне тикшереп, һәр торак пунктта Республика көненә нәрсә дә булса эшләргә-парк булдыруны, яктырткычлар куюны төгәлләргә һәм бәйрәмне матур итеп билгеләп үтәргә чакырды.
Авыл җирлекләре башлыклары электр челтәрләре начальнигы Марат Сруртдиновка һәм «Чистай челтәрләр компаниясе» ААҖ инженеры Рөстәм Әхмәтовка сораулар яудырып, электрлаштыру буенча актив әңгәмә кордылар һәм тулы җаваплар алдылар. Энергетиклар энергияне экономияләү итеп, һәр фонарьга яңа типтагы санагычлар урнаштыруны тәкъдим иттеләр, аларны автомат рәвештә кирәк булганда сүндерергә яки кабызырга мөмкин булачак, өстәвенә санагычлардагы мәгълүматлар кеше катнашыннан тыш, шулай ук автомат рәвештә челтәр буенча тапшырылачак. Энергетиклар билгеләп үткәнчә, экономияләү күз алдында, ә аны урнаштыруга китәчәк чыгымнар, бишенче үткәргечне сузганга караганда, бер ярымга кимрәк.
Мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина һәр авыл җирлеге территориясендә мәктәпләрне ремонтлау мәсьәләләрен күтәреп, авыл җирлекләре башлыклары белән кечкенә авылларда башлангыч звено класс-комплектларны саклап калу кирәклеге турында сөйләште. Сергей Александров җирлек башлыкларын «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясендә актив катнашырга өндәде.
Киңәшмәнең беренче өлеше тәмамланганнан соң җирлек башлыклары Иске Ибрай авылының үзәк урамы буйлап сәяхәт кылдылар, күптән түгел ачылган су суырту станциясендә булдылар, Яңа Ибрайда туган як музее җитәкчесе Шәүкәт Кәбиров Чәтрән авылы тарихы турында сөйләде, җирлек башлыгы Фәһим Кәбиров бүгенге көн проблемалары белән таныштырды. Авыл җирлекләре башлыклары Яңа Ибрай авылы буасында булып, төзекләндерелгән ГТС ка лаеклы бәя бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев