Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Яңа елдан дары исе килмәсен иде

ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткән гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын иминлеген тәэмин итү буенча республика комиссиясенең чираттагы утырышында елның төп бәйрәме Яңа елны билгеләп үтү һәм яңа ел каникулларын имин үткәрү турында сөйләделәр. Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, якынлашып килүче бәйрәмнәр - ул "кызу эш чоры"...

ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында үткән гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын иминлеген тәэмин итү буенча республика комиссиясенең чираттагы утырышында елның төп бәйрәме Яңа елны билгеләп үтү һәм яңа ел каникулларын имин үткәрү турында сөйләделәр.


Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, якынлашып килүче бәйрәмнәр - ул "кызу эш чоры" һәм бер үк вакытта янгын иминлеген, гражданнарның иҗтимагый иминлеген тәэмин итү һәм шулай ук белем бирү, социаль һәм кешеләр күп йөри торган объектларның әзерлегенә бәйле барлык идарә һәм оператив хезмәт органнарының нәтиҗәле эшен тәэмин итү, дип белдерде. Видеоконференция тәмамланганнан соң гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе утырышы булып үтте. Аны башкарма комитет җитәкчесе - комиссия рәисе Анатолий Горбунов үткәрде. Ул хезмәтләр һәм ведомстволар вәкилләренә, Яңа ел фаҗига алып килмәсен иде, дип мөрәҗәгать итте.

Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү планында пиротехника сатуны дәвам иткән сәүдә нокталарына карата нинди иминлек таләпләре белдерелүе турында Аксубай янгын часте гарнизоны җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Руслан Ибляминов сөйләде: "Беренче чиратта пиротехник әйберләрнең яраклылык сертификаты булу шарт, ә пиротехника башка товарлардан аерым махсус биналарда, янгынга каршы киртәләр белән тотып алынган металл шкафларда сакланырга тиеш".

Пиротехник әйберләр - фейерверк тибындагы шапылдавыклар киңәшмәгә җыелган МЧС, хокук саклау органнары, ММЧ чаралары һәм мәгариф вәкилләрен бер генә ел борчымый. Ә бит әлеге шартлаткычларны вак сәүдә нокталарында да саталар, өстәвенә рөхсәт документлары булмаган килеш сату фактлары да бар. Комиссия рәисе Анатолий Горбунов, янгын иминлеге шартларында район үзәгендә шапылдавыклар һәм салют аттыру урынын кискен билгеләргә кирәклегенә басым ясады, санкциясез пиротехника сату фактлары ачыкланганда, әлеге эшләр планнан тыш тикшерү үткәрүне оештыру өчен прокуратурага тапшырылачак, дип тә ассызыклады. Әйтергә кирәк, узган елда берничә сәүдә ноктасында санкциясез пиротехника сатуны нәкъ менә прокуратура ачыклаган иде. Канун белән исәпләшмәгәннәрне нинди җәза көтә? Аксубай районы прокурорының өлкән ярдәмчесе Ленар Яфизов сүзләренә караганда, ирекле сату тыелган яки канун нигезендә чикләнгән товарларны (ә пиротехника нәкъ менә шундыйлар исәбенә керә) канунсыз сату, гражданнарга - бер мең биш йөз сумнан алып ике мең сумга кадәр; урындагы затларга - өч меңнән дүрт мең сумга кадәр; юридик затларга утыз меңнән кырык мең сумга кадәр административ штраф салу сыйфатындагы җаваплылыкны үз эченә ала. Барлык өч очракта да административ хокук бозу предметын конфискацияләү каралган. Шулай ук продукция сертификатлы һәм канунлы нигездә сатылган очракта да, әгәр ул тиешле тәртиптә сакланмый икән, моның өчен дә штраф бирелә. Бу янгын иминлеге таләпләрен бозу буларак квалификацияләнә. Әлеге норма гражданнарга - бер меңнән алып бер мең биш йөз сумга; урындагы затларга - алты меңнән алып унбиш мең сумга; юридик затларга - йөз илле меңнән ике йөз мең сумга кадәр административ штраф салуны карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев