Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Уникене бирсәң – егерме дүртне алырсың

Икеләтә финанслау программасында катнашучы пенсионерлар 12 мең акчаларын керткән очракта бер тапкыр 24 мең акча алачаклар. -Федераль законга яраклаштырып, пенсияләренең бер тапкыр бирелә торган тупланма өлешен алуга әлеге программада катнашучы социаль яки картлык буенча пенсия алучылар хокуклы, ягъни 2012 елда 12 мең сум күләмендә өстәмә иминият взносы түләгән пенсионерның акчасын...

Икеләтә финанслау программасында катнашучы пенсионерлар 12 мең акчаларын керткән очракта бер тапкыр 24 мең акча алачаклар.


-Федераль законга яраклаштырып, пенсияләренең бер тапкыр бирелә торган тупланма өлешен алуга әлеге программада катнашучы социаль яки картлык буенча пенсия алучылар хокуклы, ягъни 2012 елда 12 мең сум күләмендә өстәмә иминият взносы түләгән пенсионерның акчасын 2013 елның маенда дәүләт икеләтә финанслый һәм шул елның июль аенда пенсионер егерме дүрт мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне алуга мөрәҗәгать итә ала,-дип аңлатып китә район ПФР идарәсе бүлеге начальнигы Минегөл Галиева.
Гади генә итеп әйткәндә, бүген пенсияләренә өстәмә түләү кертүчеләр отачаклар. Пенсиянең тупланма өлешен икеләтә финанслау программасында пенсия яшенә җитмәгән, эшләүче гражданнар да катнаша ала. Иң мөһиме, программада катнашу өчен 2013 елның 1 октябренә кадәр гариза бирергә генә кирәк. Түләү дәвамлылыгын гражданин үзе хәл итә, ләкин ул ун елдан да азрак булырга тиеш түгел. Бу вакыт эчендә кеше булачак пенсиясенең күләмен күпкә арттыра ала.
Күпләр әлеге программага көлеп кенә карый, имеш, статистика буенча күп кешеләр, аеруча ир-атлар, пенсия яшенә җитмичә үлеп китәләр, һәрхәлдә илдә ун елда түгел, ике елдан соң да әллә нинди үзгәрешләр булырга мөмкин, дип фикер йөртәләр.
Ләкин Россия кануннары буенча, пенсияне икеләтә финанслау Программасы кысаларында гражданин вафат булган очракта, тупланган акча мәҗбүри пенсия иминияте системасында пенсиянең тупланма өлешенә караган тәртиптә мираска хокукы булган варисларына биреләчәк. Әлеге акча мирас хокукына ия булучыларга, программада катнашучы кеше пенсия алыр вакыт җиткәнчегә кадәр үлгән очракта гына түләнелә. Әгәр инде программада катнашучы гражданин пенсиясен оформить итеп өлгергән булса, алар әлеге тупланма акчасын ала алмаячаклар. Ә дәүләтнең тотрыклылыгына килгәндә, дәүләт әлегә үз өстенә алган барлык социаль бурычларын да үтәп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев