Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Уңайлылык: бер баскычка югары

Баскыч - ул өскә хәрәкәт итү мөмкинлеге биргән юл. Әмма һәр кешегә дә түгел. Коляскада йөрүчеләр өчен бу зур бәла. Тик бу хәл итәрлек мәсьәлә. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яраклашсын өчен 2011 елда "Уңайлы мохит" дип аталган озак вакытлы максатчан Республика программасы кабул ителгән иде (2011-2015 елларга). Бүген әлеге программаның безнең...

Баскыч - ул өскә хәрәкәт итү мөмкинлеге биргән юл. Әмма һәр кешегә дә түгел.


Коляскада йөрүчеләр өчен бу зур бәла. Тик бу хәл итәрлек мәсьәлә. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яраклашсын өчен 2011 елда "Уңайлы мохит" дип аталган озак вакытлы максатчан Республика программасы кабул ителгән иде (2011-2015 елларга). Бүген әлеге программаның безнең районда ничек үтәлүе турында сүз алып барырга була.

-Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен (әлеге төркемгә инвалидлар, өлкән яшьтәге кешеләр, балаларын коляскада йөртүчеләр керә) киртәсез мохит тудыру иң мөһим социаль бурычларның берсе булып тора, - дип сөйли социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин.

-Шуңа бәйле җәмәгать биналары, җәяүлеләр өчен каралган юллар, социаль-көкүреш билгеләнешендәге төрле объектлар атап үтелгән гражданнар файдалана алырлык дәрәҗәдә яраклашмаган булу сәбәпле, алар күп кенә көнкүреш, медицина, мәгариф хезмәтләреннән файдалана алмадылар, җәмәгать, мәдәни тормышта катнашу алар өчен кыенлыклар тудырды.

Аксубай районы территориясендә 2822 инвалид яши, коляскада йөрүче 99 инвалид бар, шул исәптән 21-18 яшькә кадәрле гражданнар да.

Безнең районда "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыру атап үткән категория гражданнарының кайбер проблемаларын хәл итә.
Бу программа кысаларында объектларны яраклаштыру бездә 2012 елда башланды. Бүгенге көнгә кадәр мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне социаль тәэмин итү өчен күп нәрсә эшләнде.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең мәнфәгатьләрен канәгатьләндереп картлар һәм инвалидлар өчен Федоровка махсус интернатта төп юллар үзгәртеп корылды, Аксубай район үзәк шифаханәсендә һәм коляскада йөрүче инвалидлар яшәгән кайбер йортларда җәяүлеләр юлы (район үзәгендә) яраклаштырылып ясалды. Соңгы елларда шулай ук Мәшгульлек үзәге, 2 нче һәм 3 нче санлы Аксубай урта мәктәпләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү Үзәге биналары һәм башка объектлар пандуслар белән җиһазланды.

-Күптән түгел улым белән өченче мәктәптә булдык, - дип сөйли инвалид баланың әнисе Надежда. -Мәктәпкә керү юлында бернинди авырлыкларны да кичермәдек. Пандус бик тә җайлы итеп ясалган.
Әлбәттә инде, "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыру буенча хәл итәсе мәсьәләләр күп. Әмма бүген физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен күп нәрсә эшләнүе сизелеп тора һәм ул алар тормышына уңайлыклар алып килде.

Фото http://www.musbir.ru/data/upload/6515215.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев