Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Төзекләндерү мәсьәләләре буенча

Җомга көнне ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында республикада игълан ителгән ике айлык мәсьәләләре буенча ТР да экология иминлеге, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссия утырышы булып үтте. Утырышта, нәкъ менә санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча ике айлык чаралары гына ел буена җитәрлек санитар-эпидемиология иминлегенең реаль нигезен тәэмин итә,...

Җомга көнне ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында республикада игълан ителгән ике айлык мәсьәләләре буенча ТР да экология иминлеге, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссия утырышы булып үтте.


Утырышта, нәкъ менә санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча ике айлык чаралары гына ел буена җитәрлек санитар-эпидемиология иминлегенең реаль нигезен тәэмин итә, дип билгеләп үтелде.
Министрлар киңәшмәсендә видеоконференция тәмамланганнан соң, мәсьәләне район ведомствоара комиссиясендә дәвам иттеләр. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Николай Становов үткәрде. Ул, тиешле барлык оештыру эшләре үткәрелгән, ике айлык буенча барлык мәгълүматларны үзенә туплаячак штаб төзелгән, чаралар расланган, дип белдерде. Шуның белән бергә Аксубай өчен башваткыч мәсьәлә булып торган чүп-чарны каты көнкүреш калдыклары полигонына ташу мәсьәләсе дә күтәрелде. Аксубай кешеләренең күпчелеге һәм кайбер предприятиеләр, шул исәптән төзелеш предприятиеләре дә чүп чыгаруга «Благоустройство» ООО белән әле дә булса килешүләргә имза куймаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР Министрлар Кабинеты