Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Тәҗрибәле юристны Дәүләт Советыбүләкләде

Дүшәмбе көнне Совет утырышында район башкарма комитетының юридик бүлеге башлыгы Марат Габдрахмановка Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рхмәт хаты тапшырылды. Марат Арслангали улы башта администрациядә, 2006 елдан башкарма комитетта унбиш ел эшләү дәверендә үзен тәҗрибәле юрист буларак танытты. Ул Совет һәм башкарма комитетның юридик эшләрен алып бара, җирле үзидарә...

Дүшәмбе көнне Совет утырышында район башкарма комитетының юридик бүлеге башлыгы Марат Габдрахмановка Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рхмәт хаты тапшырылды.


Марат Арслангали улы башта администрациядә, 2006 елдан башкарма комитетта унбиш ел эшләү дәверендә үзен тәҗрибәле юрист буларак танытты. Ул Совет һәм башкарма комитетның юридик эшләрен алып бара, җирле үзидарә органнарына юридик ярдәм күрсәтә, суд утырышларында катнаша. Боларны барысын да үтәү өчен беренче чиратта законнарны яхшы белү һәм аларны практикада куллану тәҗриюәсенә ия булу кирәк. Дөресен генә әйткәндә, ул совет башкарма комитет чыгарган төрле карар, килешүнең генә түгел, ә җирле үзидарәләрдәге һәрбер карар һәм мөһим документларның да юридик яктан төгәл булуын тикшерә.

- КДУның юридик факультетын тәмамлагач, мин Сарман районына эшкә билгеләндем, райсоветка юристконсульт булып, - дип искә ала Марат әфәнде. - Ә чираттагы ялда авылга кайткач, хәзерге вазыйфамны тәкъдим иттеләр.
Юридик бүлек җитәкчесе булып 15 ел эшләү дәверендә Марат Габдрахманов Район Советы һәм Татарстанның юстиция министрлыгының күпсанлы грамота һәм бүләкләренә лаек булган. Шуңа күрә әлеге зур бүләк - Дәүләт Советының Рәхмәт хаты һәм аңа өстәлгән аеру билгесенә ул, һичшиксез, лаек.

Тәҗрибәле юрист буларак Марат Арслангали улына районда яшәүче бик күп кеше мөрәҗәгать итә.
-Авыр тормыш хәлендә калган һәм юридик консультациягә акчасы булмаган кешеләргә ничек ярдәм итмисең инде, -дип әйтте ул.
Марат Габдрахманов - актив җәмәгать эшлеклесе дә, ул районның Иҗтимагый Советы составына керә. Шулай ук ул үрнәк гаилә башлыгы да, ике бала атасы да. Буш вакытларында ул балалары белән шахмат уйнарга һәм гаиләсе белән балыкка барырга ярата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев