Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Тормыш шартларын яхшыртырга

Районда җирле хакимият органнары советларының киңәйтелгән утырышлары дәвам итә. Яңа Ибрай авыл җирлеге Узган елда авыл җирлеге бюджеты 107 процентка үтәлгән. Кайбер проблемалар үзара салым хисабына хәл ителгән. Атап әйткәндә, өч суэтем башнясы сатып алынган, ике скважинаны яңадан бораулаганнар. Суүткәргеч системага бәйле эш язга дәвам итәчәк. Калган акчага килешү нигезендә,...

Районда җирле хакимият органнары советларының киңәйтелгән утырышлары дәвам итә.


Яңа Ибрай авыл җирлеге

Узган елда авыл җирлеге бюджеты 107 процентка үтәлгән. Кайбер проблемалар үзара салым хисабына хәл ителгән. Атап әйткәндә, өч суэтем башнясы сатып алынган, ике скважинаны яңадан бораулаганнар. Суүткәргеч системага бәйле эш язга дәвам итәчәк. Калган акчага килешү нигезендә, хуҗасыз этләрне атканнар.

Быел Җиңүнең 70 еллыгын зурлап үткәргәннәр. Авыл халкы көче белән Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган обелиск төзекләндерелгән, бәйрәм уңаеннан очрашулар үткәрелгән. Чишмә төзекләндерелгән, үләт базын санитария таләпләренә туры килерлек итеп тәртипкә китергәннәр.

Халыктан сөт җыю эше җайга салынган - әлеге продукция һәр көнне ярты тоннадан артык тапшырыла. Эшкә сәләтле кешеләрнең күпчелеге "Аксу Агро" агрофирмасында хезмәт куя. Авыл җирлеге территориясендә Ильяс Сөләймановның фермер хуҗалыгы, Нургали Мотыйгуллинның такта ярдыру цехы, Җәүдәт Сабировның каклау цехы уңышлы эшли. Фәрит Фәйзехановның исә Казанда үткәрелгән ярминкәләрдә катнашмый калганы юк.

Яңа елда да башкарасы эшләр күп әле. Иң мөһим эшләр арасында - авылдагы рөхсәт ителмәгән чүплекләрне бетереп, аларның территориясен чистартырга; авылны тулысынча су белән тәэмин итәргә; электр линияләрен үзгәртеп корырга; авыл урамнарын яктыртуны тәэмин итәргә (бүгенгесе көндә 64 яктырткычның 43е янмый).

Иске Ибрай авыл җирлеге

Узган елда авыл территориясендә ветеринария пункты, полициянең участок вәкиле өчен өй төзелде.

Авыл халкының яшәү шартларын яхшырту максатларында түбәндәге эшләр башкарылган: Ибрай урманчылыгы ягында суэтем башнясы куелган, система төп трассага тоташтырылган (тик әлегә файдалануга тапшырылмаган). Бакча урамында озынлыгы 560 метр тәшкил иткән суүткәргеч сузылган. Авыл территориясендәге суүткәргеч челтәре 17 килемтр тәшкил итә, шуның 5,5 километры яңартылган. Калган өлешен үзгәртеп корырга кирәк. Яңа урамнарны су белән тәэмин итү өчен тагын ике чакрым суүткәргеч төзү таләп ителә (әмма республика программасыннан башка бу эш аларның үзләренең генә көченнән килми).

Авыл халкы хисабына авылның ике ягын тоташтырган, озынлыгы бер чакрымнан артыграк булган юлга вак таш салынган, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларга куелган һәйкәл ремонтланган, электр линияләре өлешчә тәртипкә китерелгән.

Авыл җирлеге территориясендә Марат Сафинның гаилә фермасы, дүрт шәхси такта ярдыру цехы эшли.

Планлаштырыла: Иске Ибрай урта мәктәбенә, авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясау; авыл урамнарын яктырту буенча эшне дәвам итү; авыл халкы үз моҗтаҗлары өчен ком алган карьераны тәртипкә китерергә; суэтем башнясы тирәсендә санитар зона булдырырга (30 метрлы радиуста); хуҗасыз биналар һәм корылмаларга тиешле документлар әзерләп, аларны кадастр исәбенә куярга; санитария нормаларына туры китереп үләт базы ясарга. Авыл урамнарына вак таш җәю, аларны төзекләндерү эшен дәвам итәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев