Татар телен – “бишле“гә
Чуаш Енорускиносы мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Роза Никонова Яр Чаллыда татар милли сәнгате төбәк бәйге-фестивалендә өченче урынны алды. Ел саен үткәрелә торган әлеге бәйгедә Роза өченче ел рәттән катнашты. Быелгысы ел аерата уңышлы булды. Аның Хәсән Туфан әсәрен татар телендә укуы жюри әгъзаларында зур тәэсирләр уятты. Татар телен һәм әдәбиятын...
Чуаш Енорускиносы мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Роза Никонова Яр Чаллыда татар милли сәнгате төбәк бәйге-фестивалендә өченче урынны алды.
Ел саен үткәрелә торган әлеге бәйгедә Роза өченче ел рәттән катнашты. Быелгысы ел аерата уңышлы булды. Аның Хәсән Туфан әсәрен татар телендә укуы жюри әгъзаларында зур тәэсирләр уятты. Татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүдәге уңышлары өчен өченче дәрәҗә лауреат Дипломы һәм кубок алды. Укучының уңышында укытучысы Тәнзилә Сафиуллинаның да өлеше бар.
Фото magarif-vakyt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев