Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Сугыш геройларының яңа исемнәре табылган

Редакциягә Яшел Үзән эзләнүчеләре - Татарстан Республикасы "Хәтер китабы" редакциясе хезмәткәре Әхат Садриев һәм Рәхмәтулла Гарифуллин мөрәҗәгать итте. "Без Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Хәрби-тарихи фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Михаил Черепанов җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышында катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең, СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнүчеләрнең, шулай ук сугышта билгесез югалганнарның...

Редакциягә Яшел Үзән эзләнүчеләре - Татарстан Республикасы "Хәтер китабы" редакциясе хезмәткәре Әхат Садриев һәм Рәхмәтулла Гарифуллин мөрәҗәгать итте.


"Без Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Хәрби-тарихи фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Михаил Черепанов җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышында катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең, СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнүчеләрнең, шулай ук сугышта билгесез югалганнарның туганнарын эзләүдә ярдәм итәбез, - диелә хатта.

Сугышның барлык фронтларында сугыш батырлары һәлак булган, ә алар турында сөйләүчеләр булмаган. Йөрәкне дулкынландырган документлар, окопларда, землянкаларда, дивизия штабларында һәм Армия корпусларында командирлар тарафыннан кулдан тутырылган һәм аларның имзалары куелган бүләкләү кәгазьләре дә шуны дәлилли.

Сугыштан соң бүләкләүгә тәкъдим ителгәннәр турындагы мәгълүмат озак еллар Оборона министрлыгы архивларында "яшерен" тамгасы белән сакланды. Михаил Валерьевич: "...әлеге документларның - бүләкләү кәгазьләренең кыйммәте шунда, аларның яшеренлелеге күптән түгел, бары тик 21 гасырда гына ачылды һәм бүләкләүгә лаек сугышчыларның батырлыклары турында тарихчыларга да, аларның туганнарына да, үзләренә дә билгеле түгел".

Аксубай район хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылган, СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән хәрби хезмәткәрләрнең исемлеген, аларның кылган батырлыклары турында aksubayevo.ru сайтында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев