Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Су кыйммәтләнә

Яңа елда аксубайлыларны су өчен түләүгә кагылышлы яңалыклар көтә. Санагычтан башка өч тапкырга күбрәк түлисең Су сарыф ителүне исәпкә алу җиһазы куйган йорт һәм фатир хуҗалары аерманы сизделәр инде. Норматив буенча түләү күпкә кыйммәткә төшә. Яңа елдан Россиядә суны исәпкә алу җиһазы куймаган гражданнарга карата "җәза" чаралары күреләчәк. Алар өчен...

Яңа елда аксубайлыларны су өчен түләүгә кагылышлы яңалыклар көтә.


Санагычтан башка өч тапкырга күбрәк түлисең

Су сарыф ителүне исәпкә алу җиһазы куйган йорт һәм фатир хуҗалары аерманы сизделәр инде. Норматив буенча түләү күпкә кыйммәткә төшә.

Яңа елдан Россиядә суны исәпкә алу җиһазы куймаган гражданнарга карата "җәза" чаралары күреләчәк. Алар өчен 1 гыйнвардан 1 июльгә кадәр су өчен түләү нормативы өч тапкырга артачак. Әгәр дә исәпкә алу җиһазы булса, тариф 17,04 сум тәшкил итә. Бу исә республика буенча минималь күләм.

Сүз уңаенда, ТКХ КПП баш инженеры Николай Колесников исәпкә алу җиһазының эшләү срогын тикшерергә киңәш итә.

-Әлеге җиһазны сатып алганда игътибарлы булыгыз, - дип искәртә Николай Геннадьевич, - ул магнитка каршы торырга һәм аның кирәкле мәгълүмат белешмәсе булырга тиеш. Болай булмаса, җиһаз төзек түгел дип санала һәм су өчен норматив буенча түләргә кирәк булачак.

Су өчен ТКХ КППга түләргә кирәк

Әгәр элек күп фатирлы йортта яшәүчеләр су өчен Идарә компаниясенә түләсәләр, 1 гыйнвардан аларга торак-коммуналь хуҗалыкка түләргә кирәк булачак. Бу үзгәреш Аксубай "ТКХ КПП" ААҖның су белән тәэмин итүне үз өстенә алуы белән бәйле. Декабрь ае өчен квитанцияләр белән аксубайлыларга ТКХка килергә кирәк.

Коммуналь хуҗалыкта әйтүләренчә, программа, норматив буенча исәпләнгән квитанцияне әбүнәчеләргә автомат рәвешендә бирә. Шуңа күрә, су сарыф итү күләмен исәпкә алу җиһазы булган хуҗалар күрсәткечләрне тикшереп язып алырга, ә норматив буенча түләүчеләр торакның квадрат метрларын тикшерү өчен техпаспорт белән ТКХ га килергә тиешләр.

Онлайн-түләү мөмкин

Аксубайда су кулланучы 3128 кеше яши. Шуларның 2075е аерым йортта яшәүчеләр, өстәвенә аларның 300 е су санагыч җиһазы куймаган, 1165 әбүнәче күпфатирлы йортта яши. Яңа елдан барлык әбүнәчеләр дә Саклык Банкы, Ак Барс Банкы терминаллары аша, почтада, коммуналь хуҗалыкта түли алалар. Шулай ук дәүләт хезмәтләре Порталы аша онлайн-түләү мөмкинлеге дә бар.

Пенялар да үсә

Аксубайлылар су өчен - 1 миллион 300 мең сум, күпфатирлы йортта яшәүчеләр 743 мең сум тиеш. Бу мәсьәләдә Шоссе урамында яшәүчеләр "алдынгылыкны" тота, кайберәүләренең бурычы хәтта 86, 84 мең сумнан артып китә. Аерым йортта яшәүчеләрнең - 120 мең сум, иске йортларда яшәүче аксубайлыларның 440 мең сум әҗәтләре бар.

Яңа елдан коммуналь түләүләрне вакытында кертмәгән өчен пеня үсәчәк.

Фото realty.dmir.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев