Студентлар бәйрәме
Дүшәмбе көнне яшьлек, романтика һәм ышаныч-өметләр бәйрәме - Россия студентлары көне билгеләп үтелә. Бу көн Татьяна көне дип тә атала. Безнең барыбыз да яшьлек һәм студент елларын кичергән кешеләр. Бу йокысыз төннәр, күңелле вакыйгалар, тормышның гүзәл булуына ышанып, ә иң мөһиме - барысы да алда әле, дип якты өметләр белән...
Дүшәмбе көнне яшьлек, романтика һәм ышаныч-өметләр бәйрәме - Россия студентлары көне билгеләп үтелә.
Бу көн Татьяна көне дип тә атала. Безнең барыбыз да яшьлек һәм студент елларын кичергән кешеләр. Бу йокысыз төннәр, күңелле вакыйгалар, тормышның гүзәл булуына ышанып, ә иң мөһиме - барысы да алда әле, дип якты өметләр белән яшәгән чор. Татьяна көне - төрле буын вәкилләрен берләштергән бәйрәмнәрнең берсе. Студент еллары инде күптән артта калган кешеләр, гомернең иң матур еллары, алтын чор - ул студент чак, дип курыкмый әйтә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев