Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Шикәр авыруына каршы

Аксубай районы хастаханәсендә Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көненә багышланган төрле чаралар үтте. Шикәр авыруы бөтен дөнья буйлап арта. Егерме ел элек (ВОЗ мәгълүматлары буенча) безнең планетада "шикәр диабеты" диагнозы куелган кешеләр саны 30 миллионнан артмады. Бүген аларның исәбе 347 миллионга җитте, өстәвенә барлык шикәр авырулы кешеләрнең 50 проценты актив хезмәткә...

Аксубай районы хастаханәсендә Бөтендөнья диабетка каршы көрәш көненә багышланган төрле чаралар үтте.

Шикәр авыруы бөтен дөнья буйлап арта. Егерме ел элек (ВОЗ мәгълүматлары буенча) безнең планетада "шикәр диабеты" диагнозы куелган кешеләр саны 30 миллионнан артмады. Бүген аларның исәбе 347 миллионга җитте, өстәвенә барлык шикәр авырулы кешеләрнең 50 проценты актив хезмәткә сәләтле 40-59 яшькә туры килә.
Аксубай үзәк хастаханәсе мәгълүматларына караганда районда, өч бала, ике яшүсмер һәм 580 өлкән яшьтәге кеше шикәр чиреннән җәфа чигә. Әмма шуны истә тотарга кирәк, шикәр диабетының фактик таралуы теркәлгән исәптән 2-3 тапкырга күбрәк. Гомуми практика табиблары профилактика максатларында авырулар белән әңгәмәләр алып баралар, стационарларда тематик лекцияләр укыйлар.
Табиб-эндокринолог Валентина Еремеева киңәш итә:
Сыйфатлы туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару әлеге авырудан саклануда мөһим фактор булып тора. Авырлыкны оптималь чиктә тоту; көненә 4 тапкырдан да ким булмаган күләмдә аз порцияләр белән балансланган, төрләндерелгән туклану; тәмәке тартудан, алкогольдән баш тарту; тәүлеклек рационда шикәр һәм тоз куллануны киметү; җенескә һәм яшькә бәйсез рәвештә һәр көнне физик актив тормыш алып бару.
Фото moidiabet.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев