Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Район үсеше тотрыклы

Район Советының чираттагы утырышы узды Утырыш эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигмәтҗанова катнашты. Утырышны Совет рәисе Камил Гилманов алып барды. Башкарылган эшләр турында хисап тоттылар Аксубай муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе Ольга Сетрова Аксубай муниципаль районының 2014 нче елда...

Район Советының чираттагы утырышы узды

Утырыш эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигмәтҗанова катнашты. Утырышны Совет рәисе Камил Гилманов алып барды.
Башкарылган эшләр турында хисап тоттылар
Аксубай муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе Ольга Сетрова Аксубай муниципаль районының 2014 нче елда бюджет үтәлеше һәм Совет карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында хәбәр итте. Утырышта шулай ук районның контроль-хисап палатасы рәисе Габделәхат Салихов та үз тармагы эшчәнлеге турында хисап тотты. Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Илнар Камалиев бүлекнең 2014 елдагы эшчәнлеге турында сөйләде.
Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Светлана Крайнова 2015 елда Аксубай муниципаль районы милкендә булган милекне хосусыйлаштыру фаразы белән таныштырды.
Яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек җитәкчесе Станислав Зайцев район Советы каршында Яшьләр парламенты булдыру мәсьәләсе белән чыкты. Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча уполномоченныйның Аксубай муниципаль районындагы иҗтимагый ярдәмчесе Рузилә Бәширова кеше һәм гражданинның иреге һәм хокуклары ничек үтәлүе турында сөйләде.
Утырышта катнашкан Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов "Ел хәйриячесе" бәйгесендә җиңүчеләр белән бергә билгеләп үтелде һәм әлеге уңайдан аны район Советы һәм депутатлар корпусы исеменнән район башлыгы котлап узды.
-"Ритэк" нефть компаниясе һәм район территориясендә эшчәнлек алып баручы башка нефть компанияләре безнең районга иганәче һәм хәйрия ярдәме күрсәтәләр, проектларны гамәлгә ашырырга, мәктәпләрдә һәм социаль учреждениеләрдә ремонт ясауда булышалар, - дип билгеләп үтте Камил Гилманов. - Ел саен без "Ритэк"ның Хәйрия фонды аша социаль проектларны гамәлгә ашырабыз.
"Ел хәйриячесе" исеменә лаек булган Мөхәммәтвәли Хөснетдинов җавап сүзендә, "Ритэк" компаниясен Татарстанда хәйрия ярдәме күрсәтүгә нигезләнгән социаль проектларны оештыручыларның берсе буларак беләләр, дип билгеләп үтте. Һәм аксубайлыларны бәйгедә катнашырга чакырып, "Ритэк" ("Лукойл") компаниясенең 2015 елгы социаль проектлар бәйгесе старт алды инде, дип белдерде.
Ветераннарга мактаулы исемнәр
Совет утырышында "Аксубай муниципаль районының Мактаулы граҗданины исемен бирү турындагы мәсьәлә дә каралды.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү елында әлеге исемне Бөек Ватан сугышында катнашучылар Нина Александровна Телешевага һәм Елисей Мурзич Тимирясовка бирергә карар кылдылар. Бу исем алар өчен зур бүләк. Бу бүгенге бәхетле тормыш өчен күпмилләтле район халкыннан сугыш батырларына рәхмәт белдерү.
-Хөрмәтле ветераннар сезне мактаулы гражданнар сафында күрү район өчен горурлык һәм дан. Сез район тарихына саллы өлеш керттегез, - дип ветераннарга мөрәҗәгать итте Камил Гилманов.
Зал ветераннарны аягүрә басып алкышлады.
Универсиада өчен медальләр
Совет утырышында 2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада истәлегенә медальләр тапшырылды.
Безнең район Универсиада объектларын төзү, хәзерләүгә зур өлеш кертте һәм массакүләм мәдәни чараларда катнашты. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары район башлыгы Камил Гилмановка 2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада истәлегенә медаль тапшырды.
Россия Федерациясенең Спорт министрлыгы боерыгы белән район башлыгы башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбуновка һәм Татарстан өчен мөһим һәм истәлекле булган вакыйгада катнашкан гражданнар: Валерий Альметкинга, Нияз Хисмәтовка, Александр Гавриловка, Сергей Елисеевка, Илшат Заһидуллинга, Минәсхат Зиннуровка, Архип Ивановка, Илдар Ислямовка, Радик Канәфингә, Андрей Кузьминга, Евгений Мартыновка, Наилә Мартыновага, Галина Сруртдиновага, Анатолий Матюшкинга, Илсур Мәхмүтовка, Сергей Мигачевка, Рөстәм Моратшинга, Радик Мостафинга, Ленар Галиевка, Александр Панюковка, Илдар Рәхимовка, Федор Степановка, Михаил Сулейманкинга, Салих Хайруллинга, Юныс Хәмидуллинга, Илнур Шакировка, Дамир Шәрифуллинга, Руслан Шиһаповка, Фәиз Яруллинга медальләр тапшырды.
Спартакиада өчен кубок
Аксубай һәрвакыт спорт уңышлары белән куандыра. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев билгеләп үткәнчә, спорт белән шөгыльләнү өчен районда барлык шартлар да тудырылган -Спорткомплекс, ачык мәйданчыклар һәм спорт заллары гөрләп эшләп тора. Спорт инвентарьлары белән тәэмин итү һәм спортның төрле төрләрен үстерү югары дәрәҗәдә алып барыла.
Район оешмалары да спортка тартылалар һәм моның нәтиҗәләре дә күз алдында. Күптән түгел уздырылган район Спартакиададасында спорт белән нигезле шөгыльләнгән коллективлар ачыкланды. Җиңүче оешмалар һәм предприятиеләргә кубоклар тапшырылды. Эшчеләр саны 50 кешедән артык булган оешмалар арасында Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә - беренче, мәгариф бүлегенә - икенче, "Сөт иле Аксу" агрофирмасына өченче урыннар өчен кубоклар тапшырылды. Эшчеләр саны 50 кешедән арткан оешмалар арасында беренче гомумкоманда урыны өчен - Мәшгульлек үзәге, икенче урынны яулаган өчен - "Юность" УСЗН һәм өченче урынга чыккан Федераль казначылык кубокларга лаек булдылар. Җиңүчеләрне авыл җирлекләре буенча да билгеләделәр. Беренче урында - Иске Ибрай, икенчедә - Иске Ильдеряк, өченче урында Урмандеево авыл җирлекләре.
Тагын ике җирлек - Иске Тимошкино авыл җирлеге - гражданнар оборонасы системасын камилләштерү, гадәттән тыш хәлләрдә халык иминлеген саклауга әзерлек мәсьәләләрен уңышлы хәл иткән өчен гражданнар оборонасы җитәкчелеге исеменнән Диплом һәм акчалата премия, ә Сөнчәле авыл җирлеге Татарстан Республикасында яңа елга бизәлеш буенча икенче урынны алган өчен Татарстан Республикасы исеменнән Диплом белән билгеләп үтелде.
Ветераннарга медальләр
Район Советы утырышы тәмамланганнан соң, район Мәдәният йортында тыл хезмәтчәннәренә медальләр һәм бүләкләр тапшыру тантанасы булды. Алар хөрмәтенә бәйрәм концерты оештырылды.
Ә Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләрен район башлыгы тыл хезмәтчәннәре Петр Евграфов, Хәдичә Гатауллина, Гөлҗамал Шиһапова, Сәлимҗан Ногманов, Кәүсәрия Салаватуллиналарга тапшырды.
-Районда Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналар яңа елга аяк басу белән башланды. Авыл җирлекләренең иҗат отчетлары да әлеге датага багышланды, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм тыл хезмәтчәннәренә адресланган изгелек акцияләре уза, мәктәпләрдә ветераннар белән очрашулар оештырыла, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Бүгенге көндә 360 сугыш ветераны торак белән тәэмин ителгән.
-Бу илебез, республика тарихында һәм аның һәр кешесе күңелендә тирән урын алган бөек дата, Җиңү өчен рәхмәт Сезгә, без Сезнең алда баш иябез, - диде ветераннарны котлап, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев