Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Район башлыгының күзәтүе астында

Узган атнада видеоконференция режимында хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасының Хөкүмәт комиссиясе утырышы булып үтте. Анда хокук бозуларны профилактикалау буенча Комплекслы программаның Татарстанда ничек гамәлгә ашырылуы тикшерелде. Видеоконференциягә шулай ук безнең районда да әлеге юнәлештә эшчәнлек алып барган министрлыклар һәм ведомстволар бүлекчәләре, структуралар һәм хезмәт вәкилләре чакырылды. Республика комиссиясе тәмамланганнан...

Узган атнада видеоконференция режимында хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасының Хөкүмәт комиссиясе утырышы булып үтте.


Анда хокук бозуларны профилактикалау буенча Комплекслы программаның Татарстанда ничек гамәлгә ашырылуы тикшерелде. Видеоконференциягә шулай ук безнең районда да әлеге юнәлештә эшчәнлек алып барган министрлыклар һәм ведомстволар бүлекчәләре, структуралар һәм хезмәт вәкилләре чакырылды. Республика комиссиясе тәмамланганнан соң район комиссиясе үз эшен башлады, аны район башлыгы Камил Гилманов алып барды.
Исегезгә төшерәбез агымдагы елның май аенда безнең районда хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасының Хөкүмәт комиссиясе эшләде.

-Хөкүмәт комиссиясе, безнең районда тулаем профилактика эше комплекслы, актив, максатка юнәлешле характерга ия, дип бәяләде, - дип билгеләп үтте Камил Гилманов. -Хокук бозуларны профилактикалау нәтиҗәлелеген күтәрү максатларында комиссия тарафыннан бирелгән киңәш-тәкъдимнәр районның ведомствоара комиссиясе утырышында тикшерелде. Профилактиканың һәр субъекты буенча ачыкланган җитешсезлекләр һәм кимчелекләрне ачыклау планы эшләнде.
"2013-2016 елларга Аксубай районында хокук бозуларны профилактикалау буенча Комплекслы программа"ны тормышка ашыру Планы район башлыгының аерым күзәтүе астына алынган.

Камил Гилманов яшьләр эше һәм спорт бүлегенең ФОРПОСТ отряды, балигъ булмаганнар һәм ПДН комиссиясе, спорт мәктәбе белән берлектә яшьләр һәм балалар арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча уңай эшен билгеләп үтте. Шул ук вакытта, урамда җинаять кылуларны профилактикалау дәрәҗәсен күтәрергә, гражданнар күпләп җыелган урыннарны, дини оешма биналары территорияләрен видиокүзәтү чаралары белән җиһазларга кирәк диде. Программаны гамәлгә ашыру кысаларында иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларны эшкә урнаштыру өчен резервта булган эш урыннарын арттырырга, алкогольгә һәм наркотикларга каршы пропаганданы көчәйтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев