Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Президент чыршысында

Республика Яңа ел (Президент) чыршысында Татарстаннан иң талантлы һәм үзенчәлекле мәктәп укучылары катнашты. Алар арасында Аксубай районыннан да утыз бала бар. Районнан әлеге делегация составына иң активлар һәм җәмәгать эшләрендә катнашучылар гына түгел, беренче чиратта - Бөтенроссия, республика бәйгеләрендә, олимпиадаларда җиңүчеләр, җырчылар, биючеләр, спортчылар, уку алдынгылары, бер сүз белән әйткәндә,...

Республика Яңа ел (Президент) чыршысында Татарстаннан иң талантлы һәм үзенчәлекле мәктәп укучылары катнашты.
Алар арасында Аксубай районыннан да утыз бала бар.

Районнан әлеге делегация составына иң активлар һәм җәмәгать эшләрендә катнашучылар гына түгел, беренче чиратта - Бөтенроссия, республика бәйгеләрендә, олимпиадаларда җиңүчеләр, җырчылар, биючеләр, спортчылар, уку алдынгылары, бер сүз белән әйткәндә, район мәктәпләрендә белем алучы иң-иңнәр керде. Аларга әкияти яңа ел тамашасы тәкъдим ителде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләү чыгышында, киләчәктә бу малайлар һәм кызлар республиканың чәчәк атуы өчен барысын да эшләячәк, дип ассызыклады.
"Иманым камил, сезнең күркәм эш-гамәлләрегез белән Татарстан бүген дә, иртәгә дә чәчәк атачак, Россия алдынгы дәүләтләрнең берсе булып торачак", - диде ул.
Татарстан Президенты риясыз ярдәм күрсәтергә һәм тормыш юлында очраган киртәләрне җиңәргә әзер булган балалар - "Кайнар йөрәк" проекты катнашучыларын билгеләп үтте. Бу Нурлаттан 16 яшьлек Рамил Гатин, Лениногорсктан 16 яшьлек Владислав Серов һәм безнең районның Мюд поселогыннан 15 яшьлек Ринат Сөләйманов. Яшүсмерләрнең һәрберсе батырларга хас гамәл кылган - суга батучыларны коткарган, ә Лениногорск егете дүрт кешене коткарган, өстәвенә икесе олы яшьтә. Аларны Кырымга ял итү юлламасы белән бүләкләделәр.
- Мин бернинди дә батырлык кылмадым, минем урында һәркем шулай эшләр иде, - дип саный Ринат. - Әлеге вакыйга өч ел элек булды һәм мин анда иптәшем Олег Вишняков белән идем. Димәк, бу бүләккә мин генә түгел, шулай ук иптәшем дә лаек. Без елгада коенып чыктык, өйгә кайтырга җыена идек. Шул вакытта өченче сыйныфта укучы малайның суга батканын күреп алдык, тиз генә чишендек тә, суга сикердек. Куркынган малайны судан тартып чыгардык.
Ринат - батыр йөрәкле егет кенә түгел, спортчы да. Авыр хәлдән чыгуда аңа - тиз арада карар кабул итә белүе һәм физик яктан көчле булуы ярдәм иткән.
- Ринат беренче сыйныфтан ук баскетбол, волейбол белән кызыксына, спорт ярышларында да актив катнаша. Баскетбол һәм волейбол ярышларында һәрдаим мәктәп, район данын яклап көч сынаша, - дип билгеләп үтте тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Бикулова. - Ринат - яхшы күңелле, һәрвакыт ярдәмгә ашыгучы егет.
Фото http:// http://prav.tatarstan.ru/rus/pressa/photo.htm/photoreport/636319.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев