Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Пеня үсмәсен өчен

Эшчәнлекләрен туктаткан эшмәкәрләргә, бурычлар җыелып бармасын һәм пеня үсмәсен өчен, исәптән төшәргә кирәк. Бу хакта Аксубай УПФР җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев искәртте. Ул, шәхси эшмәкәрләр Пенсия фондына иминият кертемнәрен билгеләнгән күләмдә түлиләр, дип шәрехләде. Түләү 31 декабрьдән дә соңга калмыйча кертелергә тиеш. Салым органнары тарафыннан Пенсия фондына тапшырылган шәхси эшмәкәрнең...

Эшчәнлекләрен туктаткан эшмәкәрләргә, бурычлар җыелып бармасын һәм пеня үсмәсен өчен, исәптән төшәргә кирәк.

Бу хакта Аксубай УПФР җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев искәртте. Ул, шәхси эшмәкәрләр Пенсия фондына иминият кертемнәрен билгеләнгән күләмдә түлиләр, дип шәрехләде. Түләү 31 декабрьдән дә соңга калмыйча кертелергә тиеш. Салым органнары тарафыннан Пенсия фондына тапшырылган шәхси эшмәкәрнең исәп-хисап чорындагы эшчәнлегеннән алынган табышы турындагы мәгълүмат кертем суммасын исәпләүдә нигез булып тора. Эшчәнлекләрен туктатырга ниятләгән эшкуарлар да салым декларациясе бирергә тиеш. Әгәр алар болай эшләмиләр икән, Пенсия фонды алардан иң зур суммадагы кертем түләвен таләп итәчәк, ә ул якынча 150 мең сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев