Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Пенсия фондына – 25 ел

Пенсия фонды Идарәсе белгечләре бу атнада котлаулар кабул итәләр. 25 ел элек дәүләт структурасы оеша, ә аның төп бурычы пенсия билгеләү һәм иминият взносларын рәсмиләштерү була. Аксубай ПФР идарәсендә 24 белгеч эшли. 2007 елдан алып әлеге учреждениене Владимир Тимофеев җитәкли. Аның урынбасары Николай Кистенев берничә дистә елдан бирле пенсия белән...

Пенсия фонды Идарәсе белгечләре бу атнада котлаулар кабул итәләр.


25 ел элек дәүләт структурасы оеша, ә аның төп бурычы пенсия билгеләү һәм иминият взносларын рәсмиләштерү була.

Аксубай ПФР идарәсендә 24 белгеч эшли. 2007 елдан алып әлеге учреждениене Владимир Тимофеев җитәкли. Аның урынбасары Николай Кистенев берничә дистә елдан бирле пенсия белән тәэмин итү системасында фидакарь хезмәт куя. Шәхси исәпкә алу бүлеге җитәкчесе Миңнегөл Галиева Идарә оешкан көннән алып биредә. Алия Баталина - финанс-икътисад төркемен, Светлана Яковлева пенсия билгеләү һәм түләү бүлеген җитәкли. Алар үзләре эшләгән дәвердә пенсия системасының барлык нечкәлекләрен үзләштергән чын профессиональләр.

Клиентлар белән эшләү хезмәте - ул идарәнең "йөзе". Аларның эшенә кешеләрнең кәефе дә бәйле. Вероника Тихонова һәм Ирина Захаркина көн саен өч дистәгә якын кешене кабул итәләр.

-Бүген технологик базабыз заманча таләпләргә тулысынча җавап бирә, дип горурланып әйтә алам, - дип сөйли УПФР җитәкчесе Владимир Тимофеев. - Ә бу катлаулы, төрле пландагы бурычларны хәл итү мөмкинлеге бирә. Без клиентларга хезмәт күрсәтү сервисын актив рәвештә киңәйтәбез. Гражданнар белән үзара эшләүне электрон төргә күчерәбез.

Иминият взносларын җыю буенча администрацияләү бүлеге тотрыклы эшли.

Чирек гасырлык дәвердә Пенсия фонды социаль хезмәтләр күрсәтүнең иң эре системасына әверелде, ә бу - пенсия түләү, иминиятләштерелгән затларның пенсия хокукларын яклау, ана (гаилә) капиталы алуга сертификат бирү.

Аксубай районында 2007 елдан ана (гаилә) капиталы алуга хокукы булган гаиләләргә 1645 дәүләт сертификаты бирелде. Районда ел саен 600гә якын пенсия билгеләнә. Пенсия фондының мәгълүматлар базасында 8820 пенсионер исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев