Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Омбудсмен Аксубайга килде

Узган атнада районда эшлекле сәфәр белән Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская булып китте. Ул Аксубай район Советының утырышлар залында семинар үткәрде. Алты районнан килгән «Халык контроле» өчен җаваплы вәкилләргә «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасына килүче гаризаларны тикшерү тәртибен аңлатты. - «Халык контроле» ДМС та тиздән яңа ике категория:...

Узган атнада районда эшлекле сәфәр белән Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская булып китте.


Ул Аксубай район Советының утырышлар залында семинар үткәрде. Алты районнан килгән «Халык контроле» өчен җаваплы вәкилләргә «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасына килүче гаризаларны тикшерү тәртибен аңлатты.
- «Халык контроле» ДМС та тиздән яңа ике категория: "Экстремизм, дини һәм милли җирлектәге низаглар" һәм "Ришвәтчелек юнәлешендәге проблемалар" пәйда булачак, - дип хәбәр итте Сабурская. - Ришвәтчелек юнәлешендәге проблемалар гамәлдәге бүлекләргә өстәләчәк. Ә ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре аерым бүлекләргә кертеләчәк.

Хакимият органнары тарафыннан баш тартылган, "дәлилләнгән баш тартуга" дучар булган һәр очрак аның күз уңына эләкте.
- Бары тик закон нормаларына яки ГОСТ таләпләренә туры килмәгәндә генә үтәүдән баш тарту мөмкин, - дип ассызыклады Сәрия Харис кызы. - Икенче төрле әйткәндә, ул нигезле булырга тиеш. Мисалга, әгәр һәр йорт хуҗасы, өе янында яктырткыч куюны таләп итә икән, бу, әлбәттә инде, мөмкин түгел. Дәүләт стандартлары буенча яктырткычлар берничә метр аралыкта урнаштырыла.



Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Чирмешән муниципаль районнарының Башкарма комитет җитәкчеләре һәм җаваплы башкаручылары белән очрашу барышында ТР "Халык контроле" ДМС- та әлеге районнардан алынган хәбәрләр тикшерелде.
Армиягә чакыруга әзерләү
Район башлыгы Камил Гилманов, Сәрия Сабурская һәм республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин Аксубай районы Мәдәният йортында армиягә чакырылучы егетләр, хәрби комиссарлар, республиканың алты районыннан килгән кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең ярдәмчеләре белән аралаштылар.

Очрашуда шулай ук мәгариф бүлекләре, яшьләр эше һәм спорт, ДОСААФ җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты. Татарстан Республикасында Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтнең Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты белән берлектә халыкны хокуки яктан яктырту кысаларындагы чараларны оештыру практикасы 2014 елда көзге чакыру чорында да дәвам итә.
"Татарстанлылар хәрби бәрелешләрдә катнашмыйлар"
Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында сөйләде.
- Кагыйдә буларак, татарстанлылар Үзәк, Көнбатыш һәм Көньяк хәрби округларында хезмәт куялар, -диде республиканың баш хәрби комиссары. - Ерак Көнчыгышта егетләрнең 10 проценты хезмәт итә. Бүген армиягә китүче егетләрнең әти-әниләре, улларын Украинага яки аның территориясенә җибәрмәсләрме икән, дигән сорау борчый. Россиянең кораллы көчләре хәрби бәрелешләрдә катнашмый. Егетләр хезмәт иткән урында хәрби-исәп белгечлеге алып, мобилизацияле резервка китәр өчен хәрби әзерлек үтәләр, - дип ассызыклады Сергей Погодин.

Быел көз 15 татарстанлы Президент полкын һәм Мәскәүнең 154 нче аерым Преображенск комендант полкын тулыландырачак.
Гаскәрләргә беренче озату ноябрьдә башланды. Хәрби комиссарлар төп басымны вуз һәм сузларның чыгарылыш укучыларына ясый. Армиягә чакырылган һәр егет күркәм гадәт буенча юл бүләге - шәхси гигиена чаралары салынган сумка, республикадан - бушлай минутлар белән кәрәзле телефон һәм шулай ук банк карталары ала, картага ай саен акча күчерелеп барачак. Сабурская призывникларның хокуклары турында сөйләде. Район Мәдәният йортында өч йөзгә якын призывник үзләренең хокуклары һәм хәрби хезмәт нечкәлекләре турында файдалы мәгълүмат алдылар. Сәрия Сабурская үзенең чыгышында армиядән хезмәт итеп кайткан егетләрнең нинди ярдәм ала алуларына, кеше хокуклары буенча вәкаләтнең солдатларның һәм аларның әти-әниләренең мәнфәгатьләрен яклау эшчәнлегенә басым ясады.

- Безгә, нигездә, әти-әниләр шикаятьләр белән мөрәҗәгать итәләр, - диде Сәрия Сабурская. - Сорауларның күбесе медицина күзәтүе үтүгә кагылышлы. Әлеге өлкәдә, әлбәттә инде, проблемалар бар. Армиягә алынып, хезмәт иткән вакытта, хезмәттән азат ителүчеләр ачыкланды. Алар хезмәт итүгә яраксыз яки чикле яраксыз булып чыкты.
Аның сүзләренә караганда, вәкаләтле вәкилләргә мөрәҗәгать ителгән проблемаларның күпчелеге үз хокукларыңны белмәүдән килеп туа, менә шуның өчен Татарстан хәрби комиссариаты белән берлектә Хокук белеме мәктәбе оештыру һәм аларны бөтен республика буенча үткәрү хәл ителде.

- Шефлыкка алынган хәрби частьләр белән актив эш алып барыла, - дип сөйләде омбудсмен. - Мин һәм ярдәмчеләрем хәрби комиссариат вәкилләре белән берлектә илебезнең төрле почмакларында хезмәт итүче Татарстан егетләренең хәлен һәрдаим белеп торабыз. Ватан алдындагы бурычларын үтәп кайтканнар яшьләргә теләкләрен әйтеп, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, Россия Федерациясенең Кораллы Көчләр сафында лаеклы хезмәт итүләрен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев