Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Ныклы контроль ярдәм итәчәк

Аксубай районы башлыгы каршында оештырылган Коррупциягә каршы комиссия утырышы күп мәсьәләләрне үз эченә алды. Аксубай хастаханәсенең баш табибы Ратмир Мустафаев оешмада коррупциягә каршы нинди чаралар үткәрелүе турында сөйләде. Алар арасында баш табибның үзе халыкны һәм хастаханә хезмәткәрләрен кабул итүен һәм табибка электрон чиратлар булдыруны ассызыклады. Борис Соломонов товар белән тәэмин...

Аксубай районы башлыгы каршында оештырылган Коррупциягә каршы комиссия утырышы күп мәсьәләләрне үз эченә алды.


Аксубай хастаханәсенең баш табибы Ратмир Мустафаев оешмада коррупциягә каршы нинди чаралар үткәрелүе турында сөйләде. Алар арасында баш табибның үзе халыкны һәм хастаханә хезмәткәрләрен кабул итүен һәм табибка электрон чиратлар булдыруны ассызыклады. Борис Соломонов товар белән тәэмин итүгә, төрле эшләр башкаруга, муниципаль ихтыяҗларга хезмәт күрсәтүгә муниципаль заказ урнаштыру нәтиҗәләре һәм муниципаль ихтыяҗларга киткән чыгымнар белән таныштырды. Бюджет акчасын максатчан һәм рациональ куллану, Аксубай муниципаль районы оешмаларының финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерү турында контроль-санау палатасы рәисе Габделәхәт Салихов сөйләде.

Ул шулай ук утырышта катнашкан балалар бакчалары мөдирләренә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениеләренә китерелүче туклану продуктларын контрольгә алырга кирәклеген әйтте. Ашамлыкларга ветеринария рөхсәт кәгазьләре булырга, аларның сортлары контрактта күрсәтелгәннәре белән тәңгәл килергә тиешлеген ассызыклады. Аның сүзләрен район башлыгы Камил Гилмановта.

-Балалар - безнең иң зур байлыгыбыз, - диде ул бакча мөдирләренә мөрәҗәгать итеп. -Сезгә таләпләр катгый. Ашамлыклар вакытында китерелергә тиеш, сөт продуктларын ихтыяҗга карап атнага 2-3 тапкыр китерергә дә була. Балалар өстәлендәге ризыклар сыйфатлы булырга тиеш.

Район башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова район муниципаль учреждениеләрендә коррупциягә каршы комиссияләр булдырырга кирәклеген әйтте, «ачык тартма»га килгән мөрәҗәгатьләрне анализлады. Иминлек саклау органнарыннан бу юнәлештәге эш нәтиҗәләре буенча килгән белешмәләр белән таныштырды. Россия президенты тарафыннан расланган 2014-2015 нче елларга коррупциягә каршы көрәшнең Милли планын тәкъдим итү утырышның көн тәртибендәге соңгы мәсьәлә булды.

Коррупция каршы көрәш нәтиҗәле булсын өчен , һәр җитәкче эшне ныклы контрольгә алырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев