Мин – Россия гражданины
Татарстан Дәүләт Советында Фәрит Мөхәммәтшин РФның яшь гражданнарына тантаналы төстә паспортлар тапшырды. "Мин - Россия гражданины" акциясе кысаларында оештырылган чара РФ Конституциясе көне алдыннан үтте. Төп документны тапшыру тантанасында белем бирү министрлыгы һәм УФМС вәкилләре катнашты. 2 нче Аксубай урта мәктәбе укучысы Даниил Казаков, 3 нче мәктәптән Камил Хәйруллин, Иске...
Татарстан Дәүләт Советында Фәрит Мөхәммәтшин РФның яшь гражданнарына тантаналы төстә паспортлар тапшырды.
"Мин - Россия гражданины" акциясе кысаларында оештырылган чара РФ Конституциясе көне алдыннан үтте. Төп документны тапшыру тантанасында белем бирү министрлыгы һәм УФМС вәкилләре катнашты. 2 нче Аксубай урта мәктәбе укучысы Даниил Казаков, 3 нче мәктәптән Камил Хәйруллин, Иске Ибрай мәктәбеннән Илсаф Сәйфуллин Дәүләт Советы Рәисе кулыннан паспорт алу хөрмәтенә ия булдылар. Аларны УФМС бүлеге белем бирү бүлеге белән берлектә сайлап алды. Егетләр - мәктәптә яхшы билгеләр алып кына укыйлар, бәйгеләрдә, олимпиадаларда, спорт ярышларында актив катнашалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев