Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Мактауга лаек кеше

Күп еллар эшләп район үсешенә зур өлеш керткән өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгы Камил Гилманов тантаналы рәвештә Аксубай муниципаль район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллинга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имза куйган "Намуслы хезмәте өчен" медален, Фәрит Мөхәммәтшин имзасы куелган ТР Дәүләт Советы Рәхмәт Хатын һәм Аксубай муниципаль...

Күп еллар эшләп район үсешенә зур өлеш керткән өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгы Камил Гилманов тантаналы рәвештә Аксубай муниципаль район башлыгы урынбасары Юныс Хәмидуллинга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имза куйган "Намуслы хезмәте өчен" медален, Фәрит Мөхәммәтшин имзасы куелган ТР Дәүләт Советы Рәхмәт Хатын һәм Аксубай муниципаль районы башлыгы Рәхмәт хатын тапшырды.


Район башлыгы билгеләп үткәнчә, Юныс Гыйләҗ улы кайсы гына өлкәдә эшләсә дә, башлаган эшен һәрвакыт җиренә җиткереп башкара. Үзе җитәкләгән КБО, райпо, газ хезмәте оешмалары алдына куелган зур бурычларны да ул намус белән үти. Район башлыгы урынбасары буларак та район халкының тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен күп эшләр алып бара.
Юныс Хәмидуллин эшләгән дәвердә республика, район җитәкчелеге тарафыннан һәрчак макталып тора. Бүләкләре арасында ТР Президенты М.Шәймиевның Мактау Грамотасы, "Бөтенрәсәй халык санын алуны үткәрүдәге хезмәтләре өчен» медале, Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы Мактау Грамотасы бар. Ул "Хезмәт ветераны" исемен йөртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев